Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 гыйнвар 2024, 06:15

Һәр эшкә - берлектә

Күркәм гаилә - авыл күрке. Бу тапкыр сүзләр Карабаш авылында гөрләтеп дөнья көтүче Лариса Рәиф кызы белән Таһир Гайса улы СӘФИУЛЛИННАРга атап әйтелгән.

Һәр эшкә - берлектәҺәр эшкә - берлектә
Һәр эшкә - берлектә

Гаилә башлыгы - алты, йорт хуҗабикәсе ун балалы гаиләдә туып-үсә. Таһир Теләпән авылы кызы Ларисага бер күрүдән гашыйк була. Яшьләр саф хисләрен саклап, мәхәббәтләренең ныклыгын сынап, тормыш юлын парлап үтәргә вәгъдәләшеп, 2015 елда өйләнешәләр. Тормышларына ямь өстәп бер-бер артлы Алиана, Азамат, Амелия, Әмирә, Айназ туа. Алиана икенче сыйныфта укыса, бәләкәчләр балалар бакчасына йөри. Төпчек уллары гаиләгә бәхет өстәп, быел 7 гыйнварьда якты дөньяга аваз сала.

Таһир сабыр, тормышка якты карашлы, төпле фикерле, гаиләсе өчен җан атып, балаларына кадерле, үрнәкле әти, сөекле тормыш иптәше өчен тугры ир, ныклы терәк. Ә Лариса гаилә учагын саклаучы, нур, яшәү өчен көч, ышаныч өстәүче. Ир уңса – хатыннан, ә хатын уңса ирдән, дигән канатлы сүзләр йөри халыкта. Бәхетле пар бер-берсен аңлап, киңәшләшеп яши.

Сәфиуллиннар ана капиталына Карабашта йорт алып, җитеш дөнья көтә. Бу алар өчен зур ярдәм була, чөнки хәзерге вакытта заманча йорт төзү өчен күп акча таләп ителә.

- Йортыбыз иркен. Балаларыбыз белән шатланып яшәргә язсын. Һәрвакыт ярдәмнәрен тойган әнием Ләләгә һәм Ларисаның әтисе Рәифкә чиксез рәхмәтлебез. Кадерлеләребезгә безгә терәк булып, исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын, - ди гаилә башлыгы балаларына бергәләп, бер җан булып хезмәт дәресе бирүче якыннарына.

Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы йорт хуҗабикәсе Лариса белән “Мир” җәмгыятендә тракторчы һөнәрен башкаручы Таһир гаиләсеннән үрнәк алып, аларга тиң булып яшәүче парлар күбрәк булсын дигән теләктә калабыз.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас