Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 гыйнвар 2024, 06:40

Җылынырлык учак булсын

Аңлатмалы сүзлектә “Гаилә сүзе ир, хатын, бала-чага һәм башка якын туганнардан торган кешеләр төркеме”, “Бертөрле эшчәнлек, мәнфәгать белән яшәгән кешеләр төркеме”, дип аңлатыла. Ә мин гаилә дигәндә сыенырлык кочак, җылынырлык учак булган өй дип күз алдына китерәм.

Җылынырлык учак булсынҖылынырлык учак булсын
Җылынырлык учак булсын

Президентыбыз 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте дигәч тә, үземнең туган мәктәбем, бергә эшләгән хезмәттәшләрем, аларның гаиләсе күз алдына килде.

1978 елда мин Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә эшли башлаганда укытучылар арасында күп балалылар шактый булды. Үземнеке – ике, Флидә Әхмәдуллинаның - өч , Резеда Шәмсетдинованың - өч, Роза Мәсәлимованың дүрт баласы бар иде. Ни өчен моны бөртекләп язам соң? Чөнки иң авыр вакытка туры килде ул чорлар - СССРның таркалган чагы, магазиннарда буш киштәләр, эш хакы вакытында түләнми яки азык-төлек белән бирәләр. Яңа уку елы башланган вакытта өчәр мәктәп, спорт формасы, алтышар аяк киеме алырга кирәк һ.б.

Бүгенге көндә дә күп бала үстерүче хезмәттәшләр байтак кына. Таңсылу Камалова, Илүсә Баһаутдинова – дүрт, Роза Нурмөхәммәтова, Гүзәл Фәррахова, Миләүшә Насретдинова, Илиза Ялалова, Флорида Нурлыгаянова, Ленара Баһауова, Ләйсән Шәмсиева, Фәридә Гайнуллина, Чулпан Исламова, Ирина Гыйлемханова, Гөлназ Хисамиева өчәр бала тәрбияли. Әлеге педагоглар эшләрендә дә сынатмый, абруйлы, белемле, хөрмәтле шәхесләр. Өлкәннәре югары уку йортын тәмамлап, эшләп йөриләр, талиблар, кечеләре - мәктәп укучылары. Алар яхшы укулары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән аерылып тора.

Балаларның булуы безне мәрхәмәтлерәк итә, күңел күгебезне яктырта, яратырга, изгелекле булырга өйрәтә. Кызлар, уллар тиз генә үсә дә, канатларын ныгытып оча да китә. Шуның өчен йөрәкләренә мәхәббәт очкыны салырга ашыгыйк. Яратылып үскән бала гына киләчәктә мәхәббәтле, бәхетле, тату гаилә кора алачак.

Кеше өчен дөньяда үз гаиләсендә сабыйларын башыннан сыйпап, аркаларыннан тупылдатып кагып сөюдән дә зур бәхет юк. Һәркемнең гаилә учагы булу шулкадәр мөһим. Әти-әни белән үскән кеше нечкә күңелле, йомшак, ярдәмчел, кешелекле була.

2024 ел юкка гына Гаилә елы дип игълан ителмәгән. Бу бик сөенечле вакыйга. Өеңдәге учагың сүнсә, аны баш өстендәге кояш та алыштыра алмый, диләр. Алда санап киткән хезмәттәшләрем нәкъ шулай, учакка утын өстәп торучылар.

Әйе, төрле гаиләләр бар тормышта. Әтиләренең исереп кайтуын дер калтырап көтеп торганнар белән ишектән килеп керүгә йөгереп килеп, муенына шатланып асылынганы да...

Яшьләребез тату, ныклы гаилә корсыннар, мәхәббәтләрен күз карасы кебек сакласыннар. Ул ныклы булса, илебез дә нык була.

 Гаиләләр Хөкүмәт тарафыннан да саклансын, яклансын. Аеруча яшьләр игътибарга мохтаҗ. Туган илебез, туган телебез дә алар кулында. Тарихыбызга, гореф-гадәтләргә, матур йолаларга, мәдәнияткә балаларын өйрәтсә, киләчәгебез ышанычлы кулларга кала дип әйтә алабыз.

Оясында ни булса, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Шуның өчен балалар бакчасында, мәктәптә үк ныклы гаилә кору серләренә өйрәтергә кирәктер. Җылы мөнәсәбәтләрне саклау – зур хезмәт.

“Кыз белән егет парлашмый

 Каргашып яшәр өчен.

Парлаша иркәлек белән

Назланып яшәр өчен,” – дип яза Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш.

Гаилә елы илебезгә тынычлык алып килсен, дигән теләктә калам.

Галимә ГАЛИЕВА, мәгариф хезмәте ветераны. Түбән Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас