Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 гыйнвар 2024, 06:30

Өйнең яме – балалар

Күп балалы гаиләләрнең берсе – Югары Череккүл авылында яшәүче КАМАЛОВЛАР. Алар уңганлыклары һәм тырышлыклары белән авылдашлары арасында абруй яулап өлгергән күркәм парлар.

Өйнең яме – балаларӨйнең яме – балалар
Өйнең яме – балалар

Соңгы халык санын исәпкә алу күрсәткечләре буенча, Башкортстанда миллионнан артык гаилә яши, шуларның 472 меңе – балалы гаиләләр, 10 ел эчендә күп балалы гаиләләр саны арткан һәм хәзер 59 мең тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында– беренче, ә Русия буенча җиденче урынны били. Илеш районы да әлеге күрсәткечкә үз өлешен кертә, шунысы куанычлы, елданел күп балалы гаиләләр саны арта гына.

Күп балалы гаиләләрнең берсе – Югары Череккүл авылында яшәүче Камаловлар. Алар уңганлыклары һәм тырышлыклары белән авылдашлары арасында абруй яулап өлгергән күркәм парлар. Гаилә башлыгы Рәсил Өлфәт улы – Куйбышев ис. кооперативның тәҗрибәле водителе, үзе йөрткән “КамАЗ” автомашинасы руле артында һәрчак юлда, җаваплы һәм тынгысыз эштә. Тормыш юлдашы Энҗе Хәбиб кызы Югары Череккүл почта бүлекчәсендә хат ташучы хезмәтен күңел биреп башкара, халыкка гәзитжурналлар тарата. Һәркайсы үз урынында, үзләренә ышанып тапшырылган эшне төгәл үти.

Балалары да әти-әниләренең яхшы тәрбиясендә үсеп, аларның ышанычы, горурлыгы булып тора. Олы уллары Илмир Әмирголов - район үзәк дәваханәсендә табиб-хирург, хирургия бүлекчәсе мөдире, аның гомер иптәше дә табиб һөнәрен сайлаган, Моһира Камил кызы – акушер-гинеколог, аларның 1 яшьлек сабыйлары бар.

Динар исемле уллары Туймазы юридик колледжын тәмамлагач, армия хезмәтенә юллана, арытаба контракт төзеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Кызлары Динара – Туймазы медицина колледжының 4 курс талибәсе. Уллары Динис белән Данияр Югары Череккүл урта мәктәбенең 7, 8 сыйныфында белем ала.

Камаловлар эшсөяр, җитеш, авыл тормышының мәшәкатләре уртасында кайнап яши. Алар үз почмакларын булдыру хыялын тормышка ашырып, үз көчләренә таянып, мәһабәт йорт салып кергәннәр. Өлкән яшьтәге әниләре Хәлимә Әхәт кызы да үз яннарында тәрбия һәм хөрмәттә яши.

Биш балага гомер бүләк иткән Энҗе Камалова “Ана даны” медален горур йөртә, иң мөһиме балалары, якыннары исән-сау булып, туган йортка кайтып, әтиәниләренә шатлыклы хәбәрләр генә алып килсеннәр, ә янындагы сабыйлары ярдәмләшеп торсыннар.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас