19 гыйнварда Дүртөйле шәһәрендә ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү өчен бердәм консультацияләр көне узды.
Илеш районы администрациясе башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов һәм "Ватанны саклаучылар" фондының Илеш районындагы филиалы социаль координаторы Ләйсән Латыйпова "Ярдәм поезды" эшендә актив катнаштылар.
Безнең хәрбиләрнең һәм аларның әниләренең хезмәтләре һәм батырлыклары «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина тарафыннан билгеләп үтелде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Җиһаншинның әнисе Җиһаншина Флүрә Хәким кызына "Милләт анасы - хатын-кыз" медален тапшырды, ә сугыш хәрәкәтләре ветераны Камил Мостафин "Ватанны саклаучылар"фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу - үз Ватанына хезмәт итүдә күрсәткән тугрылыклары һәм батырлыклары өчен лаеклы танылу.