Районыбызның һәр кешесе мөмкин булганча якташ сугышчыларга ярдәм итәргә тырыша. Кайберләре җылы әйберләр һәм шәхси гигиена чаралары китерә, икенчеләре окоп шәмнәре ясый һәм маскировка челтәрләре үрә.
-Югары Яркәйдән Ришат Гәрәев 2800 сумлык маскировка челтәре һәм 6 йокы капчыгы тапшырды.
-Кирәк-яракны сатып алу өчен акчалар ватсаптагы «Илеш районы солдатларына ярдәм» төркемендә ваемсыз булмаган кешеләр тарафыннан җыелган.
-Югары Черекүл авылының “Полевой” микрорайоннында яшәүче Динар Даянов 132 пар аяк киеме стелкасын тапшыра.
Битараф булмаган кешеләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.