+21 °С
Болытлы
Изге эшләр эстафетасын Иске Кыргызлылар алды. Эшләр башланганчы алар акча җыюны оештыралар. Халыкның гомум тырышлыгы белән 18800 сум акча җыелган. 16040 сумга шәмнәр өчен парафин һәм камыр ризыклары ясау өчен компонентлар сатып алганнар.
Бүген Иске Кыргыз авылының мәдәният йортында эш бердәм барды: кайберләре шәмнәр ясау белән мәшгуль, ә башкалары тукмач кисү белән булышты. Барлыгы 215 окоп шәмнәре ясалды.
Барлык катнашучыларга күрсәтелгән ярдәмнәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!