Район халкы көн саен җыен пунктына алгы сызыктагы сугышчылар өчен кирәкле әйберләрне китерүне дәвам итә.
Рәхмәтебез чиксез:
-Бахтизина Римага. Ул постель кирәк-яраклары китерә.
-Маликов Дифкатькә, Теләпән янгын сүндерү бүлегеннән 288 кисәк сабын өчен.
- Гөлнара Дәүләтовага. Ул Кадер авылы халкыннан перчаткалар, эш биялиләре, башлыклар, плащлар һәм башка күп нәрсәләр тапшырган.
-Шәмсиева Фәниләгә Югары Черекүл авылыннан. Ул җылы киемнәре, биялиләр, простынялар һәм салфеткалар китерә.
-Иләкшиде авылыннан Равилә Фәттаховага һәм Фәнзил Рәмиевка. Алар 9 банка тушенка һәм консервланган җиләк-җимеш өчен тапшырганнар.
- Ветеринария станциясе лабораториясе коллективына. Алар блиндаж шәмнәре китергәннәр.
Бу әйберләр безнең солдатларга көнкүрештә ярдәм итсен. Алар тылның ярдәмен һәм кайгыртуын тойсыннар.
Ярдәм итүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез!