Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 гыйнвар 2024, 06:35

Сорауларга җавап алынды

Муниципаль район хакимиятендә «Управдом» муниципаль форумы узды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, хезмәт күрсәтүче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр һәм Совет рәисләре, подъездлар буенча җаваплылар һ.б. катнашты. Очрашу барышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү буенча күрелә торган чаралар тикшерелде.

Бүгенге көндә Яркәй авыл советы авыл биләмәсе территориясендә 84 күп фатирлы йорт бар, шуларның 6сы газлаштырылган, 20 йорт төтен чыгару урыны белән. Биләмә эшендә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе ­ Юга­ры Яркәй авылын төзекләндерү, соң­гы елларда «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» һәм «Авыл террито­ рияләрен комплекслы үстерү» програм­малары тормышка ашырыла. Шулай ук районда күп фатирлы йортларны ка­питаль ремонтлау буенча да актив эш алып барыла. Ел саен түбәләр һәм фасадлар капиталь ремонтлана һ.б.

Узган ел район территориясендә каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча «Эко­Сити» төбәк операторы үз эшен башлады һәм үзен җаваплы башкаручы буларак танытты.

Форум эше ачык диалог формасында узды. Фикер алышуга чыгарылган төп мәсьәләләр арасында аерым граждан­ нарның коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары, күпфатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларының торышын тикшерү һәм хәвефсез эксплуа­тацияләүне тәэмин итү, йорт эчендәге газ җиһазларын диагностикалау, төтен чыгару урыннарын, вентиляция ка­налларын тикшерү буенча комплекслы эшләр тәртибе, күпфатирлы йортларда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү, йортларны ремонтлауга һәм башка күп нәрсәләргә кагылышлы сораулар яңгырады.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас