900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында шәһәр 1 млн. чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шә һәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә һәм быел бу вакыйгага 80 ел тула. Бу тарихи датаны билгеләү республикабызда да күптән матур традициягә әйләнде.
Районыбыздан да Ленинград блокадасында бик күп кеше катнашкан, күпләре яу кырында ятып калган. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен кыз ганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.
Әлеге дата уңаеннан муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов Югары Яркәйдә яшәүче Ленинград блокадасын үз иңнәрендә тойган Рәзинә Зәйнетдинова белән очрашты. Ул тәүлеклек 125 граммлы Ленинград икмәге, ачы язмышы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле ва кыйгалары турында тарихи хәтерне сакларга, авыр сынаулар узган ке шеләр язмышына карата мәрхәмәт һәм икмәкнең (ризыкның) кадерен белергә кирәкләген билгеләде. Бу көн аның өчен, чын мәгънәсендә, хәтер яңарту булды.