Көн саен гуманитар ярдәм җыю пункты сугышчыларыбызга махсус операция зонасына җибәрер өчен кирәкле әйберләр белән тулылана.
Инга Мырзахан Киокусинкай каратэ федерациясенең Илеш филиалы каратистлары исеменнән блиндаж шәмнәре, хатлар һәм шәхси гигиена чаралары, Эльмира Шәһәбетдинова - 17 кг чәчәк балы, Ирина Низамова - җылы юрганнар, сөлгеләр һәм простынялар, 4нче санлы балалар бакчасы һәм Т.Рахманов исемендәге мәктәпнең ата-аналар комитеты простынялар һәм постель комплектлары китерде. Югары Яркәйдән Алмаз Шәрипов җылы киемнәр, ә Игмәт авыл советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр маскировка челтәре алып килде.
Һәркем алгы сызыктагы егетләребезгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша.
Без махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен игелек эшләүне дәвам итүчеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!