Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 гыйнвар 2024, 06:15

Бәхетемнең сере синдә генә...

Югары Яркәй авылында яшәгән Рифа һәм Роберт ИБРАҺИМОВЛАР шушы көннәрдә алтын туйларын каршылый.

Бәхетемнең сере синдә генә...Бәхетемнең сере синдә генә...
Бәхетемнең сере синдә генә...

Кеше гомерен күп очракта табигать фасыллары белән чагыштыралар. Табигатьнең алтын көзе булган кебек, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәгән гаиләләрнең дә бер алтын вакыты җитә.

Илле ел бергә! Юлда очраган киртәләрне, авырлыкларны бергә җиңеп, бүгенгесе бәхетле, киләчәге өметле тормыш елларын бергә каршылаган үткәннәрне сынатмыйча бергә үтеп, гомерләренең иң матур мизгелләрен, Югары Яркәй авылында яшәгән Рифа һәм Роберт Ибраһимовлар шушы көннәрдә алтын туйларын каршылый.

Сабырлык, юмартлык, рәхимлелекнең тере гәүдәләнеше бармы дип сорасалар, ике дә уйламыйча, бары бу парны күз алдына китерү мөһимдер. Күз күрмәгән, якыннан таныш булмаган асылташлар арасыннан гәүһәр ташны әллә каян эзлисе түгел, тормышның мәгънәсен белеп яшәүче гади кешеләр арасыннан күзләргә кирәк. Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә сырлар сала. Гомер китабы дип аталган шул серле сандыкның йозагын ачасы иде дә, күз саласы иде бу алтын парның тормыш буйлап салган якты эзләренә.

—Рифа ханым, тормышыгызның яңа бер битен ачам дип әйтү мөмкин дә түгел кебек, чөнки сезнең хезмәт юлларыгыз кебек, гаилә тормышыгыз да һәрвакыт халык алдында. Чәчләрегезне чәчкә бәйләгәнче, бик озак еллар бер-берегезне сынашып йөргән кебек тоела күпләргә?

 —Шулай дип әйтергә дә була. Беренче тапкыр мин Робертны гимназиядә күрдем. Мәктәпкә Кыпчак авылыннан бер егет укырга килгән дип сөйләнделәр бервакыт. Мин дә Иштирәк авылыннан килеп 9нчы сыйныфта укып йөрим ул чагында. Шимбә көнне ниндидер кичә булды. Мине башкалардан озын булып аерылып торган, чибәр, яшь булса да үзен әдәпле тота белгән бер егет җәлеп итте. Укырга соңлабрак килгән Кыпчак егете Роберт булып чыкты. Йөрәгем ничектер сулкылдап куйды шунда. Бер күрүдән күзем төште дип әйтүләре дөрес икән. Ул үзе дә янымнан йөз тапкыр үтеп-сүтеп йөрсә дә, күз салмаган булып кыланды. Соңыннан гына: “Бары ул... Минем белән тормыш юлын бергә узачак кыз, бары ул дип, йөрәгем пышылдады!”- диде. Таныштык. Җир йөзендә сөю дигән хис бар чагында, һәр заманның Таһир, Зөһрәсе бар, диләр. Әйе, сөю утларында янып, шунда ук киләчәктә бергә буласы матур пар булып күрендек без күпләргә. Укуны тәмамлап армиягә киткәндә, үзе, кайдадыр акча эшләп, алтын сәгать бүләк итеп китте. Аны тагып, каршы алдым үзен солдат хезмәтеннән. Бу вакытта инде мин институтта, читтән торып биология факультетында укый идем. Язмыш кушуымы, район мәгариф бүлегеннән үземне нәкъ Кыпчак авылына биология укытучысы итеп эшкә тәгаенләделәр. Роберт бу вакытта инде Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укый иде. Өйләнештек. 1976 нчы елда, Роберт укуын тәмамлагач, “Мир” хуҗалыгына эшкә килдек. Роберт Габит улы кайда барып эшләсә дә уңар иде, әмма ул тормышының асылын туган җиренә, туган туфрагына берегеп эшләүдә тапты. Аның тәвәккәллеген, авырлыклар алдында баш имәвен күреп, 1981 елның язында, район җитәкчелеге “Урал” колхозына җитәкче итеп билгеләде. Шул көннән соң, илебезнең агросәнәгать тармагы күпме үзгәрешләр кичерде. Нинди генә авырлыкларда да, ул җитәкләгән хуҗалык үзенең йөзен югалтмады. Өстәвенә, Илештә генә түгел, республика күләмендә танылу яулады. Халык телендә “Ирнең хатыны-аның яртысы”, “Ир кайда – хатын шунда” дигән бик матур әйтемнәр бар. Әйе, алар кайда да бергә. Авылга килеп урнашуга ук, Рифа ханым Рсай мәктәбендә биология укытучысы булып хезмәтен башлап җибәрә.

- Мин сине гомерем буена, ышыклап барырмын җилләрдән. Бу матур сүзләр бик күп еллар инде күңелләрне биләп алды. Гаиләдә бер%береңә терәк булу бик кирәк. Халык алдында терәклекне сиздереп яшәүне ничек күрәсез сез?

- Икебез дә, тормыш диңгезендә колачлап, үзебезгә-үзебез юл ярып эшләдек, яшәдек дисәк, дөресрәк булыр кебек. Данга, шөһрәткә исебез китмәде. Эшемне, балаларны яраттым. Декрет ялында чакта, ничек эшләгән җиремне сагынуымны үзем генә беләм. Бервакытта да Робертка авырлык китерергә тырышмадым. Ул кайда да үз бәясен белеп яшәде, авторитетлы, тәртипле, тәрбияле булды. Бишектән салынган тәрбия. Бервакытта да һавалылык дигән сүз аңа берекмәде. Кыпчакта, әткәй белән әнкәйгә, шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәтле булып яшәдем. Эшендә нинди генә авыр хәлләр булса да, Роберт һәрвакыт елмаеп кайтып керде өйгә. Шулай куелган безнең гаиләдә, ул кайтмыйча ашарга утыру юк. Ата-бабаларыбыз кушуы буенча, табында беренче тәрилкә аш әти алдына куелырга тиеш. Гаиләдә хөрмәтле булсаң, халык алдында да хөрмәтле син. Без моны бик яхшы белеп яшәдек.

- Тормыш тәҗрибәсе, бер-береңнең психологиясен яхшы белү, гаилә алдында торган проблемаларны тиз арада чишүгә китерә. Яшьләргә яшәеш турында үз киңәшләрегезне, алымнарыгызны бирер дәрәҗәдә сез бүген.

- Кызым сиңа әйтәм, киявем син тыңла дигәндәй, нәкъ шушы тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашам да инде бүген. Бу очракта нәкъ шуны әйтәсем килә, яратышып өйләнешү һәм бер-береңне яратып яшәү кирәк, шул вакытта бер авырлык та сизелми. Гомерлек ярыңа төшкән авырлыкны үзеңнеке кебек кабул итәргә кирәк.

- Балада әтигә карата хөрмәт хисе орлыкларын әни сала диләр. Сезнең гаиләдә ничек куелды бу гамәлләр?

- Мораль яктан баланы тәрбияләү минеке, практик яктан әтисенеке булды. Кечкенәдән әти кызы булып үсте Еленабыз. Күп вакыт басуларда, фермаларда йөрде, машина йөртергә өйрәнде. Кешеләргә карата да яхшы мөгалләмәсе - әти тәрбиясенең нәтиҗәсе. Күрәсез, бүгенге көндә кызыбыз аның эшен дәвам итә. Күз тимәсен,”Урал” җәмгыяте директоры вазыйфасын ныклап тартып алып китте. Хәзер инде оныгыбыз, Мәдинәбез - безнең карамакта, чөнки әнисенең күп вакыты эштә үтә. Бергә укыйбыз, язабыз, җырлыйбыз, биибез.

Еллардан җырлар кала, ә җырлардан матур яшәлгән гомернең якты эзләре кала. Артка борылып карасагыз, киләчәк буын алдында яшәешегез өчен йөз кызарырлык түгел дип ышанычлы әйтеп була. Роберт Габит улының аграр тармактагы эш стажы ярты гасырга якынлашкан. Бәхетен чыннан да туган җирендә тапты ул. Бүгенге көндә “Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемнәрен йөртә. “Почет билгесе”ордены һәм Русия авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, - районның “Почетлы гражданины” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды ул. Илеш районында беренчеләрдән булып авылга газ кертелүе, колхозчылар өчен йортлар, каралтылар салынуы - бу бары тик җитәкченең хезмәтчәннәренең яшәү шартларын якшырту максатында башкарган эшләренең берничәсе генә. Рифа ханым үзе инде “Башкортстанның мәгариф отличныгы” һәм “Русиянең гомум белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре” исемнәренә лаек булган укытучы. Ибраһимовлар гаиләсенең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе бу мактаулы исемнәр.

- Гаилә учагының ачкычы күбрәк ир кеше кулында, шуны аңласын иде яшьләр,- дип дәвам итә сүзен Рифа Мирзахәниф кызы. — Роберт бар якка да оста . Җәен йорт алдыбыз оҗмах бакчасына охшап утыра. Нинди генә чәчкәләр, нинди генә җимеш агачлары үсми анда. Бу матурлыкны барын да ул тудырды дисәм, ялгыш булмастыр. Икәү бергә без һәрвакыт: аның кулында көрәк булса, минекендә сулы чиләк булды.

Узган ел республикада 2023 нче ел “Атайсал” яисә “Минем кече ватаным” елы дип игълан ителде. Рсай авылы район җирлегендә иң төзек авылларның берсе санала. Роберт Габит улының, шәхсән, яшәгән авылы өчен, гаилә исеменнән башкарган эшләре дә бик күп дип ишетеп беләбез. Шулай ук, туган нигезе сакланган, Сөн буйларында урнашкан Кыпчак авылы белән бәйләнешләре бик җылыдыр, дип уйлыйм.

- Башкарган эшләре турында сөйләп йөрергә яратмады ул бервакытта да. Үзе материаллар туплап, Рсай авылы тарихы китабын чыгартты. Рсай авылы шәҗәрәсеннән башлап кителде китап. “Молоко” җәмгыяте директоры Р. Галиев белән берлектә авылга мәчет төзеттеләр. Киләчәк буынга зур, кадерле бүләк булачак нурын чәчеп торган иман йорты һәм авылның үткәнен, бүгенгесен чагылдырган тарихи китап. Кыпчак авылы, әткәй йорты - аның йөрәге түрендә сакланган иң кадерле истәлекле урын. Туганнары белән һәрчак әткәй йортына җыелалар. Туган нигез һәрчак тәртиптә. Бу бик мөһим аның өчен. Зират коймасын әйләндерүне дә үз өстенә алды Роберт. Авылдашлары алдында һәрчак йөзе якты аның. Гомер буе гадел эшне яратып башкара белүенә сокланып яшәдем.

Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи дигән бик тә мәгънәле әйтем яши халык телендә. Үз урыннарын тырыш хезмәтләре белән бизәгән эшчән, абруйлы, сөйкемле пар булып яшиләр алар. Рифа Мирзахәниф кызы һәм Роберт Габит улы Ибраһимовлар туган якларының, яшәгән җирләренең матур бер бизәге булып каршылыйлар алтын туйларын. Уйлары, төрле хыяллары зурдан аларның. Җиңнәрне сызганып эшлисе, дөньяларны матурлыка күмеп, Ходай биргән бу гомерне парлашып, бергә үтәсе әле.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас