Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 гыйнвар 2024, 06:00

Элекке укытучым, хәзерге хезмәттәшем

Бүгенге көндә коллективта РОБЕРТ ЖОРИС улы белән бергәләп эшләвемә шатмын...

Элекке укытучым, хәзерге хезмәттәшемЭлекке укытучым, хәзерге хезмәттәшем
Элекке укытучым, хәзерге хезмәттәшем

Мәктәпне тәмамлавыма да быел 24 ел тула. Шул самими, ихлас балалык, үсмер вакытларны искә төшерсәм, мәктәп белән бергә укытучыларым да күз алдыма килеп баса. Югары Яркәйдәге беренче мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда сыйныф җитәкчебез Роберт Жорис улы булды. Аны әле дә сыйныфташлар белән күрешкәндә җылы хисләр, яхшы хәтирәләр белән искә төшереп торабыз. Уйларымда шул мәктәптә укыган чорларыма кайтам да, белем учагының 31нче кабинетының ишеген ачып керәм, стена буенда тезелеп киткән глобуслар, тактадагы Русия һәм җир шары карталары, барысы да география дәресләренә кабат мине алып кайта. Сыйныф бүлмәсенә үзенә бик тә килешле костюмын кигән укытучыбыз Роберт Жорис улы килеп керә, ул үзенең дәресен мавыктыргыч итеп алып бара. Такта янындагы картага күрсәтеп сөйли, төрле илләр белән безне таныштыра. Ул үзен бик тыныч, сабыр тотып, дәрес темасын күңел биреп аңлата. Һәрберебезнең холкын белә, төшенкелеккә бирелгәндә күңелләребезне күтәрә, файдалы киңәшләрен бирә, эш сөючән, миһербанлы, ата-анага һәм өлкәннәргә карата игелекле булырга өйрәтә. Укытучыбыз белем бирү белән генә чикләнми, ә безне тормышка яраклашкан чын кешеләр итеп тәрбияләргә омтыла. Шушы сыйфатлары белән күңелебездә урын алды ул мөгаллимебез. Шулай ук хәтеремдә география укытучысы буларак, төрле сәяхәтләргә, урманга туристик походларга алып барырга ярата иде. Моның өчен вакыты да, балаларны җыеп, оештырып алып чыгу җаваплылыгы да кирәк бит әле. Шундый тынгысыз, тәвәккәл, инициативалы шәхес булган да инде.

Чыгарылыш сыйныфына җиткәч, ул безгә: “Үзегез теләгән һөнәрне сайлагыз, киләчәктә җәмгыятькә кирәкле кешеләр булыгыз”, – дигән сүзләре һаман колакта яңгырап тора төсле. Укытучыбызның киңәшен тоттык, бүгенге көндә укучыларының һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Ә үзем Роберт Жорис улы белән кайчандыр укытучы һәм укучы ролендә булсак, бүгенге көндә бер коллективта эшләп, без хәзер хезмәттәшләр. Ул әле дә үзгәрмәгән, шундый ук сабыр холыклы, ягымлы гына елмаеп, укытучыларча киңәшен дә бирә, ярдәм итәргә дә әзер тора. Искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше.

Укытучым шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели. Аның тормыш йомгагын сүтеп карасаң, анда борчулы вакытлары да, шатлыклы мизгелләре дә күп булган. Хезмәттәшем 1964 елның 24 гыйнварында Югары Яркәй авылында Рүзилә һәм Жорис Кәбировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән теремек, белемгә омтылучан малай Югары Яркәйдәге беренче мәктәпкә укырга бара. Аны уңышлы тәмамлап, Уфадагы Башкорт дәүләт педагогия институтының география бүлегенә укырга керә. Студент еллары аеруча күңелле һәм мавыктыргыч булуы белән сизелми үтә. Кулына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын 1986 елда туган районында - Илеш районы мәгариф бүлегендә география фәннәре буенча методист булып башлый. Арытаба Югары Яркәйдәге беренче мәктәпкә (хәзерге беренче гимназия) география фәннәре буенча укытучы булып күчә.

Белем учагында Роберт Жорис улы 13 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Эшләгән чорында коллектив һәм ата-аналарның абруен яулый. Укучыларны белемле итүгә, дәрестән тыш чараларда катнаштырырга тырыша, табигатькә экскурсияләргә алып чыгарга вакытын таба, гомумән, хезмәтенә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә, һөнәрен яратып, күп көчен һәм энергиясен салып башкара. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгының Почет грамотасына лаек була. 2000 елда язмыш җилләре аны ерак себер якларына алып чыгып китә. Роберт Кәбиров монда төрле җаваплы вазифалар башкарып, бораулау буенча инженер булып лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Лира Шамил кызы белән Югары Яркәй авылында матур тормыш кичерәләр.

Әлеге вакытта хөрмәтле юбиляр Илеш мәгълүмат үзәгендә водитель булып эшли. Күптән түгел тырыш хезмәте өчен Башкортстан Республикасы “Республика Башкортстан” нәшрият йорты ДУПның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Журналистларга һәрвакыт мәгълүмат җыярга, район буенча командировкаларга чыгарга, чараларда, бәйрәмнәрдә катнашырга туры килә. Ә менә аларны һәрчак караулы, чиста машинада, кирәкле адрес буенча йөртү бурычы редакция водителе иңенә төшә. Роберт Жорис улы, эшенә җаваплы карарга күнеккәнлеге аркасында, автомашинасын әзер тота. Нинди тарафларга барсак та, вакытында илтеп җиткерү, имин алып кайту хәстәрен күрә.

“Агач – җимеше белән, кеше – эше белән билгеле” дип, юкка гына әйтмиләрдер. Бүгенге көндә коллективта үз кеше булып, арабызда йөрүче элекке укытучым, хәзерге хезмәттәшем Роберт Жорис улы белән бергәләп эшләвемә шатмын. Юбилеен бергә билгеләү дә үзе бер куаныч. Киләчәк көннәр иминлеге, тән саулыгы, җан тынычлыгы, муллык телим сезгә, Роберт Жорисович, туган көнегез котлы булсын!

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас