Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 гыйнвар 2024, 06:10

Исеме халкыбыз күңелендә

Балалар район модельле китапханәсендә якташ шагыйрь, публицист, прозаик, Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Ринат Хәйринең туган көнендә хәтер кичәсе үткәрү китапханәбезнең матур йоласына әйләнде.

Исеме халкыбыз күңелендәИсеме халкыбыз күңелендә
Исеме халкыбыз күңелендә

Әгәр исән булса, шушы көннәрдә Ринат Хәйригә 74 яшь тулган булыр иде. Быел да бу җәһәттән китапханәдә хәтер кичәсе үткәрдек. Анда Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 2 “Б” сыйныф укучылары укытучылары Зифа Әхмәтова белән кат+ нашты.

Кичәне үзем алып бардым. Ринат Хәйринең китап+ ларыннан, фоторәсемнәреннән, матбугат битләрендә чыккан мәкаләләрдән бай күргәзмә оештырдык.

Укучылар шагыйрьнең балалар өчен чыккан ши+ гырьләрен яттан сөйләде. Бигрәк тә “Хәрефләр парады” китабыннан Ринат Хәйри исемен китереп чыгару истә калырлык булды.

Ринат Хәйрине исән чакта күреп белгән, аралашкан, кичәләрен үткәргән, аның иҗатын пропагандалаган ветеран укытучы Галимә Галиева истәлекләре, ха+ тирәләре белән уртаклашты һәм шигырьләрен сөйләп ишеттерде, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Ринат Хәйри – туган ягын яраткан, гомеренең соңгы көненә кадәр тугры калган һәм күп шигырьләр иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе.

Укучылар аны онытмый, кичәләрдә шигырьләрен сөйли, китапханә хезмәткәрләре шагыйрьне күреп белгән, бергә эшләгән шәхесләрне очрашуга чакыра.

Гөлнара МӘГАНӘБИЕВА, балалар район модельле китапханәсенең әйдәүче белгече.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас