Солдатларга кирәк-яраклар җыю белән беррәттән, халык үз куллары белән окоп шәмнәре, тактик носилкалар да ясарга тырыша. Әлеге юнәлештә район үзәгендә, авылларда изге гамәл тормышка ашырыла.
Югары Яркәйдә урнашкан Муса Гәрәев ис. автошколада да, ял булуына карамастан, өмә гөрләп торды. Кемдер банкаларны шомартып, чистартып торса, икенчеләре парафинны кисәкләргә бүлгәләде, картоннарны кисте, аерымнары су кайнатып, парафинны эретергә ашыкты. Шулай ук биредә тактик носилкалар эшләү өчен материаллардан тасмалар әзерләнде. Консерв банкасы, парафин һәм картон көнкүрешебездә очраган гадәти әйберләр кебек тоелса да, уйлап карасаң, алардан нинди кирәкле һәм файдалы әйбер ясап була икән. Махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов:
– Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы – мондый шәмнәр төтенләми.
Өмәдә катнашучы ветеран укытучы Әмирә Газизова:
–Бүгенге көндә лаеклы ялдамын, шундый чараларда актив катнашам. Телефонда “Солдатларга ярдәм” дип исемләнгән махсус төркемебез бар. Шунда тиз генә хәбәрләшеп, очрашабыз. Гуманитар ярдәм җыюда, носилкалар тегүдә үз өлешемне кертергә омтылам.
Виктория, Виолетта Камалиевалар (Түбән Яркәйдәге лицейның - 10, Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы):
–Бу чарада тәүге тапкыр катнашуыбыз. Бүгенге көндә әтиебез – хәрби операциядә. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итү, шәмнәрне эшләп карау теләге белән килдек. Кадерлебез тизрәк исән-имин әйләнеп кайтсын иде, – диләр кызлар.
Автошкола директоры Рәзиф Шәйхәйдаров сүзләренә караганда, халык тиз арада җыелып, күмәкләшеп эшкә тотынган. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында өмә актив һәм нәтиҗәле үткән. Арытаба да мондый чаралар оештырылачагын, хәрбиләргә ярдәмне күрсәтүне дәвам итүләрен белдерде ул. Гомумән, өмә барышында барлыгы 33 кеше, шул исәптән балалар катнашып, яугирләр өчен 370 окоп шәмнәре ясалган. Теләк бер генә файдасы тисен, шәмнең утлары өйнең җылылыгын, яктылыгын хәтерләтеп, ир-егетләрне салкыннардан сакласын иде.
Бу көнне Башкортстан Республикасының Киокусинкай һәм каратэ федерациясенең Илеш филиалында да окоп шәмнәрен ясауда яшь спортчылар – мәктәп укучылары катнашкан. Алар тарафыннан 68 шәм ясалган.
Шулай ук авылларда да илеш яугирләренә ярдәм итәргә әзер торучылар байтак. «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов оештыруында һәм ярдәмендә Иске Күктау авылы халкы махсус бердәмлек күрсәтеп, гуманитар ярдәм туплаган. Алар хәрби операциядә катнашучыларга 707 банка тушенка, 50 контейнер тукмач һәм 50 контейнер сохари әзерләгән. Югары Манчарлылар да читтә калмаган. Хәрбиләргә ярдәм итү максатында авылның уңган хатын-кызлары токмач кисү өмәсе оештырган. Мәдәни оештыручы Гүзәлия Исмәгыйлова сүзләренә караганда, биредә киң күңелле, бердәм халык яши. Шуңа күрә алар җыелып, токмач кисеп киптергәннәр.
Гомумән, халык игелекле эшләрдән читтә калмый. Аларның ярдәмнәре алгы сызыкта булганнарга бик мөһим һәм кирәк. Хәзерге вакытта хәрби операция тиз арада тәмамланып, яугирләребез исән-сау туган якларына кайтсын иде, дигән теләк белән яши һәммәбез.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.