Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 06:55

Алга яңа бурычлар куеп

Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә Урындагы инициативаларны яклау программасы гамәлгә кергәннән бирле халык яшәешен яхшырту өчен хәтсез эшләр башкарылды.

Мисалга, “МТЗ-82.1” тракторы, аңа кирәкле тагылма корылмалар алынды, юллар төзекләндерелде, су системалары ремонтланды. Сүлте, Янтуган авылларында мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелде.

Агымдагы елда авыл җыенында Сүлтедәге гаражга капиталь ремонт башкарырга кирәклеге дигән тәкъдим әйтелеп, ул бер тавыштан хупланды. Әлеге бинада мәктәп автобусы торачак. Иң мөһиме, бу эшкә һәркем бердәм кушылып, актив рәвештә кулдан килгәнчә ярдәм итәр дигән ышанычта калабыз.

Гөлнур НИГЪМӘТОВА, җир эшләре буенча белгеч.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас