Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 06:50

Авылыбыз төзекләнә

Безнең Үрмәт авылы районның иң матур җирендә урнашкан. Соңгы сигез елда аны төзекләндерү максатында авыл халкы белән берлектә Урындагы инициативаларны яклау программасында катнашып киләбез.

Шушы мөмкинлектән файдаланып, Тыпый һәм Үрмәт авылының юлларына ком-таш салынды, ике авылның да клубына капиталь ремонт ясалды, юлларны кардан чистартып тору өчен «МТЗ-82.1» тракторы алынды, ике авылга да скважина чокылып чиста, халык эчәр су белән тәэмин ителде. Үрмәт авылының зираты профильле койма белән уратып алынды. Эшләнгән барлык эшләр дә авылыбызны тагы да ямьләндереп, яшәртеп жибәрде.

Агымдагы елда да шушы программада катнашып, мәктәп автобусы һәм янгын машинасы куяр өчен модульле гараж төзү проектын хупладык.

Ирина ГЫЙМАЗОВА. эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас