Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 06:00

Бердәм катнаштык

Ишкар авыл советы авыл биләмәсе дә бу изге эштән читтә калмый. Чираттагы Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Бердәм катнаштыкБердәм катнаштык
Бердәм катнаштык

Махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтәүче ир-егетләребез суык окопларда тынычлык өчен көрәшкән чорда райондашларыбыз кулдан килгәнчә ярдәм итә. Ишкар авыл советы авыл биләмәсе дә бу изге эштән читтә калмый. Чираттагы Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Бердәм катнаштык ярдәмебез – 11 метрлы маскировка челтәрен үреп, оештыру комитетына тапшырдык. Әйтергә кирәк, көз көне шулай ук актив рәвештә үреп җибәргән идек. Хәрбиләребезгә аларның ярдәме тияр, дип ышанып калабыз.

Ишкар авылы халкы хәйрия акцияләрендә бердәм катнаша. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, авыл советы авыл биләмәсе инициативасы белән пенсионерлар төркеме 30 градус суыкларда көн саен авыл мәдәният йортына килеп, челтәр үрде. Бигрәк тә бу эшне оештырып йөрүче ветеран-укытучы, “Ахирәтләр” иҗат оешмасын җитәкләүче Роза Ракыйповага рәхмәтләребез чиксез. Ул халыкны бердәм туплап, изге эшкә өндәп йөрүче иң актив пенсионерыбыз. Озак еллар авыл советы авыл биләмәсендә эшләр белән идарә итүче булып эшләгән Зилә Таҗимәрданова авылның ватсап төркеме администраторы буларак, һәр чараны яктыртып бара. “Ахирәтләр” төркеме әгъзалары, гомумән, ярдәмебез кирәклеген яхшы аңлаган авылдашларыбыз, шулай ук укытучы Гүзәл Садретдинова җитәкчелегендә мәктәп укучылары да бердәм кушылды. Алар шулай ук үз куллары белән консервалардан окоп шәмнәре дә эшләде. Һәркем постель җыелмалары, одеялолар, гомумән, арткан нәрсә бар - барысын да алып килдек. Клуб мөдире Гүзәл Галиева һәр көнне безне каршы алып, кирәк-яраклар белән тәэмин итте, ярдәмләште. Чәй табыны оештыруда да катнашып, сценарий әзерләп, чыгышлары белән сөендерде. Тыл ярдәменең нинди җаваплы икәнен аңлап, үз өлешен керткән авылдашларыбызга чиксез рәхмәтлебез.

Эшләр тәмамлангач, һәрберебез тәмле ризыклар пешереп, чәй табыны оештырдык. Бирегә махсус хәрби операциядән ялга кайткан К. дә чакырдык. Аңа Роза Ракыйпова үзе бәйләгән оекбаш бүләк итте, ә без, үз чиратыбызда, тәмле ашлар пешерер өчен тукмач кисүне оештырырбыз, дип вәгъдә иттек. Җанлы әңгәмәләшкәннән соң, илебезгә тынычлык теләп, йортларыбызга таралыштык.

Яугирләребезгә багышлап шигъри юлларымны җиткерәм.

Русияне җиңәм, диеп,

Нацизм китте чашып.

Үзен җиңелмәстәй тоеп,

Тыныч халыкны басып.

Кырык биштә җиңелгәнен

Күптән инде онытып,

Яңа буынны агулап,

Русиягә үч тотып...

Кырык берне хәтерләтеп

Калкандай басты халык.

Ирләр яуга агылдылар,

Кулларга корал алып.

Балалар шәмнәр ясыйлар

Сугыш солдатларына,

Инәйләр оекбаш бәйли

Балалар хакларына.

Әниәбиләр тырышып

Сугышка челтәр үрә.

Өлеш кертергә омтыла

Һәркем үзенә күрә.

Эчендә җаны булганнар

Сузалар ярдәм кулын.

Бердәм эш, изге догалар

Саклар дип, илем улын!

Альфира СӘЕТГӘРӘЕВА. Ишкар авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас