Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 06:45

Бердәмлектә – көч!

Череккүл авыл советы авыл биләмәсе Урындагы инициативаларны яклау программасында актив катнашып, күтәрелгән проблемаларны уңышлы тормышка ашырып килә.

Аның чикләрендә, юллар ремонтланды, ике авылда су торбалары алыштырылды, трактор алынды, ике ел рәттән белем учагына ремонт ясалып, аның тәрәзә-ишекләре, түбәсе, авыл зиратларының коймалары яңыртылды, территорияләре агачлардан чистартылды. Узган елда авылга чишмәдән 4500 м торба сузылып, су китерелде. Болар барысы да бик күп чыгым һәм бердәмлек таләп иткән эшләр. Авыл халкы, Куйбышев ис. кооператив, муниципаль район хакимияте ярдәмендә бу чаралар үз югарылыгында башкарылды. Барлык катнашкан кешеләргә, спонсор Куйбышев ис. кооператив җитәкчелегенә, муниципаль район хакимиятенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Күптән түгел Түбән Череккүл авыл гражданнары халык җыенында агымдагы елда да бу программада катнашырга дигән теләк белдерде. Бу җәһәттән әлеге проект чикләрендә алынган “МТЗ81.1” тракторына арба һәм тагылма инвентарьлар алырга кирәклеге билгеләнде.

“Бердәмлектә – көч!” дигән халык әйтеме бар. Агымдагы елда да бердәм булып, әлеге эшне башкарып чыгарбыз дигән теләктәбез.

Илсөяр НӘГЫЙМОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас