+21 °С
Болытлы
26 гыйнварда Базытамак мәктәбе коллективы укучылар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә Әсхәт Мортазинның "Ләйсән" әсәрен тәкъдим итте.
Бу спектакльдә мәктәп директоры Марат Айдар улы төп рольләрнең берсен искиткеч итеп уйнады. Авыр сугыш еллары вакыйгалары, авылның көндәлек тормышы һәм гади кешеләрнең язмышы тамашачылар алдында оста итеп тормышка ашырылды. Тулы зал башкаручыларга сокланып кул чапты.