Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 гыйнвар 2024, 15:00

Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим

Энҗе елмаю бүләк итүчеләр арасында иң тәҗрибәлеләренең берсе дип, район үзәк дәваханәсендәге стоматология бүлегенең югары квалификацияле категорияле теш табибы Резида Рәис кызы МӨХТӘРУЛЛИНАНЫ атар идем.

Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһимМиңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим
Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим

“Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим”, - ди кешеләргә елмаю бүләк итүче һөнәр иясе табиб-стоматолог Резида Мөхтәруллина.

Кайсы җиребез авырып китсә дә, тиз арада район үзәк дәваханәсенә юл тотабыз. Мисалга, теш сызлый башласа, теге даруны кабабыз, ул дә ярдәм итмәсә, халык медицинасы ысулларына да мөрәҗәгать итеп карыйбыз.

Әмма ничек кенә тырышсаң да, табибка барып дәвалатудан башка чара калмый. Бу очракта да әле без ничек дәваланырга һәм нинди табибка барырга икәнен сайлана башлыйбыз. Чөнки район үзәк дәваханәсеннән тыш, стоматология клиникалары район үзәгендә бик күп.

Ә шулай да кешеләрне иң беренче чиратта табибның дәвалау сыйфаты, эшенең нәтиҗәләре һәм авырту булмаулыгы кызыксындыра.

Бәхеткә, безнең әлеге теләкләребезне тормышка ашырырга сәләтле һөнәр ияләре бар - энҗе елмаю бүләк итүчеләр арасында иң тәҗрибәлеләренең берсе дип, район үзәк дәваханәсендәге стоматология бүлегенең югары квалификацияле категорияле теш табибы Резида Рәис кызы Мөхтәруллинаны атар идем. Чөнки ул ничәмә еллар дәвамында йөзләгән кешегә сәламәт елмаю бүләк иткән, ә кайбер пациентлар һәм аларның балалары өчен гаилә табибына әверелгән шәхесләрнең берсе.

Табибның сәламәтлек саклау өлкәсендәге озак еллар намуслы хезмәте төрле күләмдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бәяләнгән.

Әлеге өлкә табибларын юкка гына ювелирлар белән чагыштырмыйлар. Аның шулай булуына үзем стоматология кабинетында табиб каршына утыргач инанырга туры килде. Ни өчен дигәндә, тештә зур үзгәрешләр булып, нервлар да зыянланган булу катлаулы дәвалау таләп ителде. Табиб билгеләвенчә, эндодонтик дәвалау көч һәм күп вакыт таләп итә торган эш. Резида Рәис кызы һәр пациентының ышанычын аклый, эшен зур осталык белән сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп югары дәрәҗәдә башкара, шуңа да һәр илешле ихтирам белән рәхмәтләрен әйтә.

Әйткәндәй, табибның медицина өлкәсен сайлавы бер дә очраклы түгел. Әнисе Мәгъфүрә Зәкәрия кызы башта Йонны авылында фельдшер, арытаба озак еллар хирургия бүлегендә шәфкать туташы, медицина регистраторы вазифасын башкара. “Гомумән, укуны тәмамлаганда алдымда нинди һөнәр сайларга дигән сорау тормады да, чөнки дәваханәдә үстем мин, әни көне-төне эштә чагында кечкенәдән янында йөрсәм, арытаба 7 сыйныфтан ук уку белән беррәттән, район үзәк дәваханәсендә санитарка булып эшли башладым. Элекке чорда укырга керү өчен башта берникадәр стаж кирәк иде бит”, -ди уку елларын искә алып Резида Мөхтәруллина.

Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпне тәмамлагач янә бер ел эшләргә туры килә аңа. Ары-таба ак халатлы булу теләге кызны республика медицина училищесының теш табибы факультетына алып килә. Өч ел дигәндә кулына диплом алгач, Андреевка участок дәваханәсендә беренче хезмәт юлын башлый. 1993 елда район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегенә кайтып урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр үз һөнәренә тугры калып, эшен дәвам итә. «Әлфия Сәфиуллина, Әлфия Гыймазетдинова белән бергә укып, хезмәт юлын бергә башладык. Бүлектә ягымлы бүлек мөдире Зөбәрҗәт Миргалим кызы Гыймадиева, өлкән шәфкать туташы Мәрвә Гани кызы Кәрамова (хәзер мәрхүм) бик җылы итеп каршы алды безне. Шактый тәҗрибәле табиблар, дәвалау кабинетында эшләүче Гүзәл Фәсхиева, Зөһрә Исламова, Илсөяр Саттарова, хирург Рушан Габдуллин, балалар теш табиблары Зәфирә Сәлихова, Фәнисә Мөхәрләмова минем остазларым булды. Без яшь буларак, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм иттеләр, һөнәрнең серләренә төшендерделәр. Шуңа да элекке елларны җылы тәэссоратлар, остазларны ихтирам һәм хөрмәт белән еш искә алабыз», -ди ул. Теш табибы абруйлы hөнәрләрнең берсе булса да, осталыкка ирешү җиңел бирелми әлбәттә. Район үзәк дәваханәсендә теш табибларына кытлык булып, балалар теш табибы җитешмәгәндә, ул «универсаль» докторга әйләнә. Хезмәттәшләре белән эш йөкләнешен бүлешеп, айлар буе мәктәпләрдә балаларны дәваларга да, вакыты-вакыты белән җиһазларны машинага төяп, авылларга фельдшерлык-акушерлык пунктларына, фермалардагы медпунктларына чыгарга да туры килә.

Гомумән, кайда гына булмасын, аның алтын куллары аша үткән һәр пациент табиб кабинетыннан сәламәт теш, канәгать елмаю белән чыгып китә. Дәвалау технологияләре көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен исәпкә алганда, hөнәр иясе hәрчак үсештә була, белемен камилләштереп, яңалыкларны үзләштереп тора. Бүлек мөдире Альбина Уразаева җитәкчелегендәге 22 табибтан торган тырыш коллективта Резида Рәис кызы бүген үзе яшь табиблар өчен тәҗрибәле остаз булып тора.

 “2009 елдан бирле кулга кул тотынып, бергә эшләдек. Мин аны үз һөнәренә карата үтә дә нык җаваплы шәхес буларак беләм. Дәваханәдән тыш, мәктәпләргә дә чыгып 600-700шәр бала кабул итә торган идек. Ишекне ачып кергән һәр пациентын ягымлы елмаеп, ачык йөз каршы ала, олысымы-кечесеме, һәркайсы белән уртак тел, күңеленә юл табып, авыртуларын оныттырып, дәвалап җибәрә. Райондашлар аны хөрмәт итә, ярата, дәваланырга язылуга урын җиткереп булмый, хәтта. Гомумән, коллективта һәр табиб кешеләр сәламәтлеге өчен җаваплы, шуңа да сыйфатсыз эшчәнлеккә юл куелмый. Бер-беребезне аңлап, бер команда булып эшлибез”, - ди бүлектә өлкән шәфкать туташы вазифасын башкаручы Ильмира Сәхапова үзенең фикерләре белән бүлешеп.

Әйе, Резида Рәис кызы якты йөзе, җылы сүзе белән ярдәм сорап килгән авыруның хәленә керә белә, газапларын җиңеләйтергә алына, күңелендә ышаныч тудыра. “Иң мөһиме-эшемнең нәтиҗәсен күрү. Өметләр баглап килгән кеше, канәгать булып, елмаеп чыгып китсә-җанга рәхәт булып кала. Хәзер элекке елларга караганда, якты, матур кабинетларда яхшы, заманча җиһазлар кулланып эшлибез, бу уңайлыклар өчен район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллинага коллективыбыз белән рәхмәтлебез”, -ди ул.

Әйе, әлеге һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлек кирәк. Һәм, әлбәттә, белем һәм осталык -төп таләпләр. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавын онытмаска кирәк. Резида Рәис кызы белән аз гына аралашкач та, аның үзендә югарыда телгә алынган бу сыйфатларның барысының да булуына шик калмый. Без аны яхшы табиб буларак белсәк, якыннары аны күркәм йорт тергезеп яшәгән, сабыр, уңган, тырыш хуҗабикә, оста бакчачы, матур гөлләр үстерүче буларак характерлый. Гаиләсендә ягымлы әни, яраткан нәнәй дә әле ул. Кызы Регина да әнисе кебек медицина өлкәсен сайлаган, Казанда югары уку йортын тәмамлап, шәһәр клиникаларының берсендә психотерапевт булып эшли, буш вакытында массаж ясый. Улы Артур гаиләле, төзелеш өлкәсендә эшли, риэлтор хезмәтен күрсәтә.

Шушы көннәрдә Резида Рәис кызы Мөхтәруллина күркәм юбилеен билгели, аны бәйрәме белән тәбрикләп, соклануымны, ихтирамымны белдерәм һәм катлаулы хезмәтендә уңышлар телим .

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас