+21 °С
Болытлы
Безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Районның битараф булмаган халкы гуманитар ярдәм җыю пунктына беренче кирәк-ярак әйберләрне китерә.
-Хәдис Гыйләҗев генератор, бензин пычкысы һәм аңа май тапшырды.
-Иләкшиде авылы клубы хезмәткәрләре окоп шәмнәре, җылы юрганнар, носкилар, шәхси гигиена чаралары һәм медикаментлар җыйды.
-Маскировка челтәрләрен Уфа районы Жуково авылының "Дуслык көче" волонтерлар штабы җитәкчесе Динара Дистанова тапшырды.
Бәяләп бетергесез гамәлегез, игелекле эшегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез!