Бу көннәрдә гуманитар ярдәм җыю пунктында аеруча күп кеше булды. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы гумконвой җибәрүгә әзерләнә.
-Югары Яркәйдән Нияз Исламов җыю пунктына окоп шәмнәре һәм телогрейкалар алып килде.
-Т.Рахманов исемендәге урта мәктәп коллективы безнең сугышчылар өчен банкалы өй эшләнмәләре, балык консервалары һәм тушенкалар калдырды.
-Түбән Яркәйдән Әлфия Камалиева азык-төлек, тәм-томнар һәм җылы әйберләр тапшырды.
Барыгызга да игелекле эшләрегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең яхшылыгыгыз үзегезгә йөзләтә әйләнеп кайтсын.