31 гыйнвар - район елъязмасына кызыл саннар белән язылган истәлекле дата. Бу - районның барлыкка килү көне. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елларда районыбызның авыллары танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде, ә яшәү рәвеше безнең ата - бабаларыбыз хыялланмаган дәрәҗәгә күтәрелде.
Һичшиксез, үсеш этаплары артында берничә буынның фидакарь хезмәте, аларның тырышлыгы, тиңдәшсез батырлыгы ята.
Бүген Илеш җирендә үзләренең кечкенә Ватанына тугры талантлы кешеләр яши һәм эшли. Алар үз традицияләренә тугрылык саклыйлар.
Безнең район алга таба да үзенең икътисади потенциалын ныгытачак, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә яңа казанышларга ирешәчәк.
Тормышыбыз елдан - ел яхшырсын, ә район баерак һәм матуррак булсын!
Районыбызга үсеш һәм чәчәк ату, тынычлык һәм яхшылык телибез!
Архив бүлегендә "Йөрәк яраткан җир"документлар күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә документлар, китаплар, «Маяк» район газетасыннан мәкаләләр, фотолар урнаштырылган.
Күргәзмә архив бүлегендә урнаштырылган (Илеш районы, Югары Яркәй авылы, Коммунистик урамы, 17).