Районның һәр кешесе безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә үз өлешен кертә.
-Краснояр авылы халкы исеменнән Эльмира Мәрданова гуманитар ярдәм җыю пунктына окоп шәмнәре, җылы юрганнарны, носкилар, өй тукмачы, салфеткалар, бинтлар һәм шприцларны тапшыра.
-Юлдаш авылыннан Фәридә Сәлихова җылы оекбашлар бәйләп алып килә.
-Каенлык авылыннан Фәнис Сәетгалиев сугышчылар өчен балык консервалары калдыра.
-Нәзилә Җәлилова простынялар һәм хәрбиләр якын кешеләре белән элемтәгә керә алсын өчен төймәле телефон тапшыра.
Һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!