+22 °С
Яңгыр
Гаилә хезмәтендә социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов рәислегендә үтте.
Утырыш барышында комиссия тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару юлы белән авыр тормыш хәленнән чыгарга теләүче гаиләләрнең кирәкле документлар пакеты һәм социаль адаптация программасы белән гаризалар каралды.