Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
-Районда яшәүче Мәрьям Шәмсиева (Торачы авылы), Гөлзифа Сәхибгәрәева (Югары Яркәй авылы) һәм Елена Сафина (Түбән Яркәй авылы) гуманитар ярдәм җыю пунктына шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, медикаментлар, газ плитәләре һәм баллончыклар, җылы әйберләр һәм башка күп нәрсәләр алып килделәр.
-Район штабы җитәкчесе Илдар Хөснуллин һәр посылканы үзе кабул итә һәм барысын да журналга теркәп бара.
- “Безнең штаб мобилизацияләнгән гражданнарга, иреклеләргә һәм хәрби хезмәткә контракт төзүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Битараф булмаган илешлеләр ярдәме белән без хәрбиләребезгә кирәкле барлык әйберләрне – төзелеш материалларын, коралларны, медикаментларны, җиһазларны, маскировка челтәрләрен, азык-төлекне җибәрүне дәвам итәбез.
Штабның эшчәнлеге бер генә минутка да тукталмый. Ай саен диярлек илешлеләр җыйган барлык кирәкле әйберләрдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм формалаштырабыз һәм җибәрәбез. Моның өчен районның ваемсыз булмаган кешеләренә зур рәхмәтлебез”, - ди штаб җитәкчесе.
Мондый игелекле эштән читтә калмаган һәм безнең хәрбиләргә һәртөрле ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.