+21 °С
Болытлы
2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкән тәрбияче Марина Николаевна Сәхаутдинова һәм кече тәрбияче Резеда Фоотавна Шәвәлиева җитәкчелегендә тарих-туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Анда "Илеш районының үсемлекләр дөньясы" дигән тематик экскурсия үтте. Монда балалар Илеш урман читендә үскән дару үсемлекләрен, агач токымнарын танырга һәм билгеләргә өйрәнделәр.
Шулай ук якташларыбызның эшләре тәкъдим ителгән декоратив-кулланма сәнгатькә багышланган яңа экспозиция белән таныштылар.