Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 февраль 2024, 06:35

Бергә – без көч!

Этәй авыл советы авыл биләмәсендә Урындагы инициативаларны яклау программасы 2016 елдан уңышлы тормышка ашырыла.

Әлеге программа рамкаларында Этәй урта мәктәбе - капиталь, Теләпән башлангыч мәктәбенең түбәсе ремонтланды, шулай ук Этәй авылындагы эчәр су проблемасы чишелеш тапты. Этәй авыл мәдәният йорты төзекләндерелде, 2017 елда барлык тагылма инвентарьләре белән “МТЗ-81.2” тракторы алынды. Моның ярдәмендә төзекләндерү буенча зур проблемалар хәл ителде.

Агымдагы елда этәйлеләр әлеге программада актив катнашып, “МТЗ-82.1” тракторына арба алуны тәкъдим итте. Аны сатып алып, биләмәгә караган өч авылның төзекләндерү мәсьәләсен чишәбез.

Лена ХАКОВА, эшләр белән идарә итүче.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас