Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 февраль 2024, 06:30

Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде

Балалар сәнгать мәктәбенең отчет җыелышында директор Ирина ФӘСХИЕВА еллык эшчәнлекләренә анализ ясады.

Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелдеЭшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде

Балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлегенең төп максаты-өстәмә һөнәри һәм гомум үсеш программалары буенча белем бирү. Уку музыка сәнгате өлкәсендә - фортепиано, баян, скрипка өстәмә һөнәри программалар, рәсем сәнгате өлкәсендә - декоратив-кулланма, рәсем, хореография буенча алып барыла. Шулай ук өстәмә гомум үсеш программалары буенча: фортепиано, баян, аккордеон, синтезатор, скрипка, гитара, флейта, хор, соло җырлау, сынлы сәнгать, хореография сәнгате. Мәктәптә 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 544 укучы белем ала.

Иртә эстетик үсеш төркемнәрендә укыту оештырылып, бүгенге көндә анда 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге 30 кыз һәм малай укый.

Балалар сәнгать мәктәбе тулысынча штат расписаниесе буенча педагогик кадрлар белән комплектланган. Мәктәптә 22 укытучы эшли, шуларның 14е- югары, 3е беренче квалификация категориясенә ия.

Балалар сәнгать мәктәбе эшенең мөһим шарты - балаларны тәрбияләүдә белем бирүнең һәркемгә дә үтемле булуы. Биредә баланың төрле сәнгать үсеше өчен уңай шартлар тудырыла, аның потенциаль мөмкинлекләрен һәм ихтыяҗларын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтелә, аның иҗади һәм танып белү активлыгы үстерелә.

Учреждениенең мәктәп дип аталуы очраклы түгел, чөнки, гомум белем бирү мәктәбендә кебек үк, дәресләр үткәрелә, балалар билгеләр ала, өй биремнәре эшлиләр, зачетлар һәм имтиханнар формасында аттестация уза, сыйныфтан сыйныфка күчә, дәресләргә җитди һәм җаваплы карый. Ә курс тәмамлангач, йомгаклау билгеләре белән аттестат алалар. Мәктәп уку программаларының үтәлешен контрольдә тотучы Уфа сәнгать училищесы белән тыгыз хезмәттәшлектә тора.

Педагогларның эше гаять зур. Укытучылар еш кына шәхси вакытларын исәпкә алмыйча, үз укучыларын зачетларга, конкурсларга, концертларга, фестивальләргә әзерләүдә өстәмә рәвештә күп шөгыльләнә.

Сер түгел, районда бер генә тантаналы чара да укучылар чыгышыннан башка үтми. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән барлык чараларда һәм конкурсларда мәктәп талантлары актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Районны югары дәрәҗәдә тәкъдим итә, шәһәр мәктәпләреннән калышмый.

Халык бүлеге укучысы Вадим Төхвәтуллин (укытучысы - Гөлназ Төхвәтуллина) башкорт классик музыкасын яшь башкаручыларның “Елкән” өченче телевизион конкурсының финалында һәм Гала-концертында ГРАНпри алды. Финал туры эфирда «Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә узды, анда 12 яшь музыкант Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры белән башкорт классик музыкасын башкарды.

Мондый нәтиҗәләр сөендерми кала алмый. Һәм бу, беренче чиратта, профессионалларның, үз эшенең осталарының, сәнгатькә тугрылыклы эшенең нәтиҗәсе, бу мәктәпнең бөтен иҗади коллективының уртак эше.

Барлык укытучылар составының төп бурычы-талантлы укучыларны ачыклау, кызыксындыру, алга таба һөнәри эшчәнлеккә әзерләү. Кирәкле белем, тәҗрибә алгач, чыгарылыш укучылары һөнәри уку йортларында студентлар, ә киләчәктә педагоглар, артистлар, музыкантлар була.

Җыелышта коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Ел дәвамында фидакарь хезмәт салган бер төркем алдынгылар Почет грамоталарына лаек булды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Эшчәнлекләренә уңай бәя бирелде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас