Көн саен гуманитар ярдәм җыю пункты кирәкле әйберләр белән тулылана. Оешма коллективлары, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмыйлар, безнең хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр.
-Исәмәт авылы социаль приюты коллективы җитәкчесе Ризидә Гыйзәтулина җитәкчелегендә азык - төлек һәм җылы әйберләр тапшырды, Исәмәт авылы халкы - 12 мең сумнан артык хакка кораллар, үзәк район дәваханәсе ветераннары - газ плитәләре һәм баллончыклар тапшырды.
-Исанбайдан Нияз Газизов, Югары Яркәйдән Рима Бәхтизина, шәхси эшкуар Алсу Әсмәндиярова кораллар, озак саклана торган продуктлар, җылы әйберләр, банкалы өй эшләнмәләре һәм башка күп нәрсәләр калдырды.
-Йонныдан Зилә Икрамова һәм Гөлшат Латепова татлы чәк-чәк әзерләп алып килделәр.
Якташларыбызга - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен вакыт тапкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.