Узган елда республиканың эчке эшләр органнары эше анализы күрсәтүенчә, әлеге категориядәге җинаятьләр саны 50 проценттан арткан, бу абсолют саннарда 13 606 җинаять тәшкил итә, шуларның 4272се - урлау, 9334е-алдау. Җинаятьләр нәтиҗәсендә китерелгән матди зыян суммасы 2 млрд. 927 млн.116 мең сум тәшкил итә.
Узган елда акча урлауның яңа төрләре һәм ысуллары барлыкка килде. Мәсәлән, мессенджерларны вату юлы белән акча урлау, мәгариф оешмасы яки сәламәтлек саклау учреждениесе җитәкчесенең ялган профиленнән (аккаунтыннан) явыз ниятле кешеләр тарафыннан имеш аларга хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратачак, җинаять кылуда катнашы булган кешеләрне билгеләү буенча махсус чаралар үткәрү турында күрсәтмәләрне үтәргә кирәклеге турында хәбәрләр җибәрү. Мондый хәбәр алган кеше, үз тәртибенең законлылыгына тулысынча ышанып, мошенникларның күрсәтмәләрен үтәп, шәхси генә түгел, ә займ акчаларын да урларга ярдәм итә.
Шулай ук төрле конкурсларда катнашучы танышлар, туганнар өчен тавыш бирүне сорап мессенджерларда «фишинг» сылтамаларын җибәрү акча урлауның актуаль ысулы булып тора. «Whatsapp» мессенджеры аша , мошенниклар экран күрсәтү функциясен кулланып, операцияләрне раслау парольләре турында смс-хәбәрләргә һәм дистанцион банк хезмәте аша кредит рәсмиләштерә һәм акча урлый.
Моннан тыш, 2023 елда «Whatsapp», «Telegram» мессенджерлары аша аралашу юлы белән явыз ниятле гражданнарны, шул исәптән элек мошенниклардан зыян күр гән кешеләрне, хәрби комиссариатларны, банк учреждениеләрен, яисә дәүләт яки муниципаль хакимиятнең башка оешмаларын һәм учреждениеләрен яндыруда чагыла торган деструктив гамәлләр кылуга этәрү, шулай ук хезмәткәрләргә һәм хакимият вәкилләренә тән җәрәхәтләре китерү фактлары булды.
Мисал китерик. Узган елның май аенда Уфада Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 213 статьясы 2 өлеше буенча гражданның хулиганлык гамәлләре кылу факты буенча җинаять эше кузгатыла. Җинаятьнең шартларыннан күренүенчә, ул телефон мошенникларының корбаны булган һәм зур суммадагы акчаны аңа явыз ниятле кешеләр күрсәткән счетларга күчергән. Соңрак, «Telegram» мессенджеры аша билгесез кешеләр белән аралашу барышында, имеш, аңа карата җинаять кылган кешеләрне тоткарлау өчен, аны фейерверк сатып алырга һәм банк бүлегендә яндырырга күндерәләр.
Июль аенда элек телефон мошенниклары корбаны булган гражданны “бу бинада аңа карата җинаять кылучылар яшеренгән” дигән сылтау белән Ишембай шәһәренә килеп, хәрби комиссариат ишеген яндырырга күндерәләр. Ишембай шәһәр суды тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 30 статьясы 3 өлешендә, 167 статьясы 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа 2 елга сынау вакыты белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.
Туганы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән яки аңа сәбәпче булган дигән сылтау белән мошенниклыкларның кабат барлыкка килүе борчылу тудыра. Бу ысул күптән билгеле булса да, гражданнар (күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр) бу хәйләгә «каба». Монда ешрак өлкән яшьтәге кешеләргә исәп тотыла, чөнки шалтыратулар стационар телефоннарга бара (аларны хәзер пенсионерлар гына куллана). Мобиль элемтәне кулланып, җинаятьчеләр, кагыйдә буларак, стационар телефонга шалтырата, үзләрен туганнары итеп таныта, юл-транспорт һәлакәтләре кылган өчен җинаять җаваплылыгыннан качу һәм зыян күрүчеләргә зыянны компенсацияләү турындагы «мәсьәләне хәл итү» өчен акчалата средстволар белән курьерларга тапшыруны яки Банк күчерүләрен сорый. «Ялган туган» белән сөйләшү озакка сузылмый, аннары хокук саклау органнары хезмәткәре сөйләшүгә керә, ул югарыда күрсәтелгән «компенсация» турындагы таләпне раслый.
Мәсәлән, агымдагы елның гыйнвар аенда 70 яшьтән өлкәнрәк булган Илеш районында яшәүче гражданга билгесез кеше телефоннан шалтыратып, үзен адвокат дип таныта, оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип алдап , соңгысының 70000 сум күләмендә акчасын урлый, зыян күрүче аны билгесез курьерга тапшыра. Акчаны биргәннән соң гына, зыян күрүче оныгына шалтыратып, хәлен белергә карар итә.
Хөрмәтле гражданнар!
Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, бигрәк тә акча турында сүз барганда, ашыгыч карарлар кабул итмәгез.
Әгәр дә сез көтелмәгән акча күчерү турында хәбәр алсагыз, анда күрсәтелгән телефонга шалтыратмагыз һәм сылтама буенча кермәгез.
Чын банк һәм хәвефсезлек хезмәткәре сезнең фамилиягезне, әтиегез исемен, картаның соңгы 4 санын һәм анда күпме күләмдә акча барлыгын белә. Ул банкоматтан акча алып, башка счетка күчерүне сорамаячак. Ә ФСБ һәм полиция хезмәткәрләре интернет мессенджерларын кулланып шалтыратмый, үзләренең хезмәт таныклыкларының күчермәсен җибәрми.
Моннан тыш, финанс оешмаларын Русия Федерациясе Үзәк Банкының рәсми сайтында тикшерергә мөмкин.
Ә инвестиция белгечләреннән, акча эшләү тәкъдиме белән, кәрәзле элемтә операторларыннан, банк белгечләреннән яки дәүләт хезмәтләреннән СМСхәбәрдән кодны хәбәр итүне сорап шалтыратулар килсә, сөйләшүне кичекмәстән туктатырга кирәк.
Раил ШӘМСЕТДИНОВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары.