Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
2 февраль 2024, 07:35

Полиатлон буенча турнир старт алды

М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә полиатлон буенча традицион турнир старт алды.

Полиатлон буенча турнир старт алдыПолиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды

М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбендә полиатлон буенча традицион турнир старт алды. Ул халыкара класслы спорт мастеры, Европа һәм СССРның күп тапкыр чемпионы Нурия Галихан кызы Мөдәрисова истәлегенә үткәрелә.

Яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, Нурия Галихан кызының кызы Диләрә Миңнегали кызы, "Сугышчан туганлык" бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Илеш бүлеге җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов ярышларда катнашучыларны сәламләделәр. Шулай ук катнашучыларга ярдәм итәргә спортчының абыйсы Әлдәм Галихан улы да килде.

Бу турнир спорт вакыйгасы гына түгел, ә безнең төбәктә спорт үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесне хөрмәтләүнең уникаль мөмкинлеге дә булып тора. Нурия Галихановна чын көч, чыдамлык һәм осталык үрнәге булган. Аның спортка тугрылыгы һәрвакыт тирә-юньдәгеләрне бөек казанышларга рухландырган.

Спортчылар өчен дә бу чара узләренең осталыкларын, чыдамлыкларын һәм көндәшлек рухын күрсәтү өчен бик яхшы мөмкинлек.

Барлык катнашучыларга да якты җиңүләр, спорт казанышлары телибез. Бу турнир сезгә шатлык, яңа казанышлар өчен илһам китерсен.

Чыганак

Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Полиатлон буенча турнир старт алды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас