Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
3 февраль 2024, 06:00

Халык белән бердәм эшлиләр

Ел ахырында биләмәләр эшчәнлегенә йомгак ясалып, ул 12 төп күрсәткеч буенча бәяләнә. Агымдагы елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән биләмәләр арасында Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе беренче урын яулады һәм 50 меңлек сертификат белән бүләкләнде. Билгеле булуынча, илдәге һәм дөньядагы сәяси хәл урындагы үзидарә органнары алдында бурычларны арттыра бара.

Халык белән бердәм эшлиләрХалык белән бердәм эшлиләр
Халык белән бердәм эшлиләр

Әмма авырлыкларга карамастан, авыл советы авыл биләмәсе йөкләтелгәнне лаеклы үтәвен дәвам итә. Биләмә башлыгы Азат Йосыпов яшәеш шартларын яхшыртуны кайгыртып, һәрвакыт халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Территория дүрт авылны берләштерә, аларда 860 кеше исәпләнә. Узган чорда биредә төзекләндерү өлкәсендә байтак эшләр башкарылган. Әйтик, Гремучий Ключ авылында Садовая урамында су торбалары урнаштырылган, Тәҗәйдә су башнясы алыштырылган, барлык башнялар буялган. Тәҗәй авылында төзелеп килүче фельдшерлык- акушерлык пунктына су, канализация системасы үткәрелгән.

Чүп түгү урыны җитешмәү буенча халык теләген исәпкә алып, әлеге мәсьәлә дә уңай хәл ителгән- Кужбахты авылында өстәмә контейнер кую өчен мәйдан булдырылган. Тәҗәй авылында Базы елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер төзелгән. Урамнарны яктырту көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - Тәҗәйдә Мостовая, Школьная, Кужбахтыда Центральная, шулай ук Восток авылларында яңа фонарьлар урнаштырылган.

“Үлгәннәрнең –каберен, исәннәрнең кадерен бел” дигән әйтем бар халыкта. Шуңа ярашлы, һәр елдагыча, зиратларда халык белән берлектә өмәләр уздырылып тора, корыган агачлар киселә, чүп үләннәре чабыла, коймалары буяла. Моннан тыш, Кужбахты авыл зиратының капкасы һәм йорты яңартылган, Тәҗәй, Гремучий Ключ, Восток, Кужбахты зират капкасындагы мәгълүмат стендлары яңартылган.

Авыл чишмәләрен чүп-чардан чистарту, буяу эшләре туктап тормый.Узган елда “Әүлия” чишмәсе төзекләндерелеп, тирә-ягы тәртипкә китерелгән. Юл буйлары тазартыла, чүп үләннәре чабылып тора һ.б.

Социаль тәгаенләнештәге объектлар да тәртипкә китерелә. Янгын депосы бинасы буялган, ишекләре җылытылган, аның территориясен әйләндереп алган коймалар яңартылган, кышын ягып җылытылу сәбәпле, бу максатка 60 куб м утын әзерләнгән.

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» программасы буенча Восток авылында һәйкәл төзелгән, аны авыл егетләре башкарган.

Урындагы инициативаларны яклау программасы нигезендә узган елда Тәҗәй мәдәният йортында ремонт эшләре башкарылган (стеналар буялган, җылылык системасы яңага алыштырылган, яктылык ситемасы янартылган).

Халык мәнфәгатен кайгыртып тормышка ашырылучы әлеге күләмле эшләр, әлбәттә, Азат Йосыповның кайгыртучанлыгы, үҗәтлеге, тынгысызлыгы аркасында башкарыла.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас