Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 февраль 2024, 06:35

Матурлык һәркем өчен

Районда барлыгы 22 урындагы үзидарә органы исәпләнә. Шулар арасыннан халык саны буенча иң зуры – Яркәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте. Бу үзе үк кешеләр яшәешенә, тормышны алып баруга, кыскасы, социаль мәсьәләләргә кагылышлы эшләрнең зур масштаблыгы хакында сөйли һәм, әйтергә кирәк, әлеге юнәлештәге бурычлар уңышлы хәл ителә. Узган елда Яркәй авыл советы авыл биләмәсе төзекләндерү буенча өченче урынга лаек булды.

Матурлык һәркем өченМатурлык һәркем өчен
Матурлык һәркем өчен

Ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында район үзәге уңай якка үзгәрә. Узган елда заманча хәвефсез җәяүлеләр юлларын төзү буенча эшләр башкарылган. Беренче юл Кызылармеецлар урамы буйлап уза һәм үзәк өлешендәге көньяк керү юлын берләштерүче җәяүлеләр юллары комплексыннан тора. Бу урамның азагында кечкенә сквер төзекләндерелеп, биредә ял итү урыны булдырылган һәм декоратив куаклар утыртылган. Бу райондашларның иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча бөтенрусия онлайн-тавыш бирүдә актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Төзекләндерү урыннарын сайлау буенча Бөтенрусия тавыш бирү узып, анда җиңүчеләр билгеләнгән. Нәтиҗәдә, агымдагы елда Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы урамында  җәяүлеләр юлы төзекләндереләчәк.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында Югары Яркәйдәге стадионда җилем япма белән заманча күп функцияле спорт мәйданчыгы барлыкка килгән. Бүгенге көндә анда футбол, волейбол, баскетбол буенча район ярышлары үткәрелә.

«Башкорт ишегаллары» төбәк программасы кысаларында узган елда Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалдылар төзекләндерелгән. Әйтергә кирәк, Ходайбердин урамында ишегалды үзәктә иң зурдан санала. Ул 12 йорттан тора. Эшләр барышында яңа керү юллары, парковка урыннары төзелгән, җәяүлеләр юллары асфальтланган, төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү уен зоналары белән 12 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балалар мәйданчыклары, футбол, баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыгы барлыкка килгән, тулысынча яктырту эшләнгән, видеокүзәтү урнаштырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Шулай итеп, ишегалды танымаслык булып үзгәргән.

Шулай ук әлеге программа кысаларында районда йортларның берсендә беренче проекты барлыкка килгән. Райондашлар анда район үзәгенең иң яраткан урыннарын чагылдыручы сәнгать картинасын күзәтә ала. Яктырту мәсьәләләренә шактый игътибар бирелә. Югары Яркәйдәге Яримов урамын яктырту буенча эш алып барыла.

Билгеле булуынча, ел саен үсентеләрне үзләре әзерләп, район үзәге мәктәпләре коллективлары ярдәме белән урамнарда чәчәк клумбалары һәм түтәлләре булдыруга күп кенә көч һәм средстволар салына. Алар үзәк мәйданда урамнарда гына түгел, оешма алларында да җәй буе күзнең явын алып утыра. Узган елларда “Яшел Башкортстан” акцияләре чикләрендә утыртылган агачкуаклар да яхшы гына үсеп киткән.

Әйе, урындагы үзидарә органының эшчәнлеге, бурычлары – районнан аерылгысыз, чөнки Илешнең йөзен билгеләүче Югары Яркәй - икесе өчен дә уртак. Республикада да, килгән кунаклар да иң башлап аңа карап районга бәя бирә. Ә уртак тырышлык, уртак хезмәттәшлек, барыннан элек, барлык оешмалар, предприятиеләр коллективларының бердәмлеге аркасында Югары Яркәй иң төзек, иң матур авылларның берсенә әйләнде.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас