Рәхмәт әйтәм язмышыма
Җырлы-моңлы иткән өчен.
Юлдашларым, сез булганда
Югалтмам рухым көчен,
- дип язган иде шагыйрә Зәлифә Кашапова “Илһам канатында” дигән шигырендә, яңа иҗади хыяллар белән янып.
Әмма иҗатының нәкъ менә чәчкә аткан вакытында арабыздан йөрәкләрне әрнетеп китте дә барды. Үзе исән булса, быел 1 гыйнварда аның 70 яшьлек олы юбилеен шаулатып, гөрләтеп уздырган булыр идек. Кызганычка каршы, бу чараны аннан башка, үзе кырык елга якын хезмәтен салган Иштирәк төп мәктәбендә билгеләп үтәргә туры килде. Без, иҗатташ дуслары, кичәнең биредә узуын теләгән идек һәм шуңа да аеруча канәгатьләнү хисе кичердек. Дөрестән дә, башлап алар искә алмаса, нидер җитмәгән кебек булыр иде. Шул рәвешле, шагыйрәнең гаиләсе, туганнары, иҗатташ дуслары мәктәп коллективы оештырган әдәби - музыкаль кичәгә җыйналып, Зәлифә Мирзахәниф кызы хакындагы истәлекләрне яңарттык, иҗатына байкау ясадык. Ә чара Сүлте авылы имамхатибы Мөнәвис хәзрәтнең аның рухына багышлап укыган догасы белән башланды.
- Без гаиләдә биш бала үстек. Зәлифә кечкенәдән шигърияткә гашыйк иде, үсә төшкәч, үзе язып булышты. Бәлки ул баштан ук шагыйрь булып китәр иде, нишләптер укытучы һөнәрен сайлады, -диде бертуган сеңлесе Зилә Таҗетдинова. Аның сүзләренә Кашаповларның килене Айгөл дә кушылды. 39 ел дәвамында үзенең туган авылы Иштирәк мәктәбендә тормыш иптәше Радик Газнәви улы (ул мәктәп директоры була) белән иңгә-иң торып, балаларга математика фәненнән, соңрак Башкортстан мәдәнияте фәненнән дә белем һәм тәрбия бирүдә армый- талмый эшләгән укытучының ул чорларда әдәбият белән ныклап шөгыльләнергә вакыты җитеп бетмәгәндер, мөгаен. Шулай да узган гасырның 90нчы елларыннан аның шигъри шәлкемнәре, хикәяләре, публицистик мәкаләләре район һәм республика басмаларында дөнья күреп тора. Укытутәрбия эшенә иҗади якын килеп, “Сөекле Туган илем” дигән методик кулланма төзи һәм “Башкортстан укытучысы” журналында бастырып чыгара. Арытаба иҗатчы буларак, яңа сулышы ачыла. Ул – “Хыял җилкәне”, “Изге әманәт”, “Кояш тотам”, “Баллы җәй”, “Йөрәккә чигелгән бизәкләр”, “Чәчәкләрдән бал тама” дигән шигырьләр китаплары авторы. 2015 елда аны БР Язучылар берлегенә кабул итәләр.
Шагыйрәнең кайсы гына китабын ачып карасаң да, аларга тормыш, туган җир, яшәү мәгънәсе, яшьлекнең кайнар хисләре, мәхәббәтнең көче турында уйлануларны эченә алган лирик һәм фәлсәфи шигырьләре тупланган. Байтак шигырьләре танылган һәм яшь композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Районда өч елга бер үтә торган “Ауаз” халыкара фольклор фестиваленең 2016 елдагысы Зәлифәнең “Баш бүре” дигән риваятенә нигезләнеп эшләнгән театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. “Сандугачлы илкәем” җыры (райондашыбыз М.Морзаханов көе) район “Ветераннар” халык хоры репертуарына кертелде. Болар да шагыйрәнең эзләнүле, тирән мәгънәле иҗаты турында сөйли. Әлеге кичәдә исә укучы Илнар Гыйльметдинов башкаруындагы “Иштирәгем – мең терәгем”, бер төркем укучылар башкаруында “Беренчеләр” җырлары бик матур яңгырады. Ә инде шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләгән укучылар Д.Муллагалиева, Л.Вәлиуллина, З.Муллагалиева, А.Акмалова, Р.Заһид уллин Д.Сәфиуллин, Д.Гафарова,А.Кашапова, М.Фәхертдинова, Р.Муллагалиева, К.Гафарова, А.Баянова,А.Фәхертдинова, А.Мостафин, И.Гадиева, Р.Гафаров, А.Мөсәлләмова якташ шагыйрәнең киң тематикасын ачып бирде.
Кичә уңаеннан әзерләнгән китаплар күргәзмәсе, З.Кашапованың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотокүргәзмә дә чарага эчтәлеклелек өстәде.
Шагыйрәнең иҗади роле тагын шуның белән югары бәяләнә, ул үзе генә иҗат итү белән чикләнмәде, ә бәлки райондагы иҗади көчләрнең калкып чыгуына юл ачты. 2013 елның 12 февралендә район “Маяк” гәзите редакциясе янында аның тырышлыгы белән «Балкыш» әдәби берләшмәсе оештырылды һәм ул бүген дә уңышлы гына эшләп килә. Әлбәттә, “Балкыш”чылар әлеге кичә кунагы булдылар. Берләшмә җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова залдагыларны кыскача гына берләшмә эшчәнлеге белән таныштырып, Зәлифә Мирзахәниф кызы хакындагы истәлекләре белән уртаклашты. “Балкыш” берләшмәсе район үзәк китапханәсе янында эшләп килүче “Илһам” әдәби-музыкаль клубыннан башланып китте. Бу хакта клуб җитәкчесе, китапханә белгече Клара Хәлиуллина сүз алып, Зәлифә белән бергәлектә иҗат эшен ничек оештырулары, уздырылган күңелле чаралар хакында сөйләп үтте. “Илһам” клубы әгъзасы, З.Кашапованың укучысы Ильмира Насыртдинова укытучысын җылы хисләр белән искә алды, үзе иҗат иткән җырны башкарып, шигырен укып ишеттерде.
...Дөнья киңлегенә сыймый
Ашкыныплар яшәдең,
Яшәдең дип әйтү аздыр,
Яшен булып яшьнәдең,
- дип, Зәлифәгә багышланган күләмле шигыре белән башлады истәлекләрен шагыйрә белән озак еллар иҗат юлыннан бергә атлаган мәгариф ветераны, өч китап авторы Фәнә Минһаҗева.
“Ул миңа багышлап бик матур шигырь язган иде,-диде ул.- менә мин дә яздым, тик үзе генә ишетми, шуңа йөрәкләр әрни.” “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары Мөнәвис Низами башкаруындагы шигырь, Рәзиф Галиевның чыгышы да кичәгә ямь өстәде. Ә Рәлиф Шәгали шагыйрә сүзләренә язылган “Кызыл миләш” дигән җырны башкарып, күзләргә яшьләр китерде. Иҗатчы үзе язган “Өлеш” дигән шигырен дә сөйләп ишеттерде. Мәгариф ветераны, “Агинәйләр” клубы җитәкчесе, Зәлифәнең ахирәте Галимә Галиеваның чыгышы истәлекләрне яңа төсмерләргә баетты. Кичә истәлеге итеп укучыларга һәм мәктәпкә китап, журналлар да бүләк ителде. Чараны укытучы Ләйсән Гыйльметдинова һәм Карабаш авылы китапханәчесе Акчәчкә Акмалова матур итеп алып барды.
Гомумән, мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре мөдире Зилә Шәрипова җитәкчелегендә әзерләнгән чарадан рәхмәтле булып таралыштык.
Гөлфинә МИРЗАЯНОВА. Югары Яркәй авылы.