Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
4 февраль 2024, 06:00

Төзекләндерүгә гомум көч

Үрмәт авыл советы авыл биләмәсенең мәшәкатьләре ел әйләнәсенә тынып тормый. Авыл биләмәсе башлыгы Илдар Муллаголов җитәкчелегендәге биләмә коллективы ел дәвамында эшләрне планлы рәвештә башкара. Узган ел үрмәтлеләр өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды. Шуның иң сөенечлесе, алар район буенча игълан ителгән төзекләндерү буенча конкурста Гран-при яулап, 100 мең сертификатка лаек булды.

Төзекләндерүгә гомум көчТөзекләндерүгә гомум көч
Төзекләндерүгә гомум көч

Узган ел башыннан Тыпыйдагы Үзәк урамның мәчет янындагы иске коймалар алынып, тимер баганалар утыртылган, профнастилдан 60 метр койма тотылган. Шундый ук эш Үрмәт авылы Яшьләр урамында (123 метр) башкарылган.

Язын Тыпый авылының икенче зиратында агачлар, куаклар киселеп тазартылган. Авыл халкы ярдәмендә җыелган акчага 397 метр озынлыкта койма тотылган. Атап әйткәндә, 450 мең сумлык эш башкарылган. Әлеге күләмле эштә Камил Галимов, Венер Гыйльметдинов, Азат Гарданов, Галимҗан Аеткулов, Фәрит Якуповлар актив катнашкан.

Шулай ук 45 мең сумга яңа насос алынган, 20 мең сумга урамга яктырткычлар урнаштырылган һәм электрга 170 мең сум түләнгән. Юлларны кышын кардан тазартуга, язлы-көзле тигезләп чыгарга 90 мең сум ягулык-майлау материалына акча тотынылган.

Җәйгә чыгу белән юлларга ком-таш түшәү башлана. Әйткәндәй, Үрмәт авылындагы Мичурин урамына 1400 метр озынлыкта, шулай ук Набережная урамына өстәмә рәвеш-тә салынган. Әлеге чара Тыпый авылындагы Тау, Үзәк һәм Тынычлык урамнарында гамәлгә ашырылган.

Җәй буена юл буйлары чүп үләннәреннән чистартылып торган, монда инде “Агроил” МУП уңганнары ярдәмгә килгән. Нәҗәде елгасы аша үткән буаны яңартуга да өлгергән үрмәтлеләр. Шулай ук Үрмәт зираты артындагы карьерга ком-балчык салынып тигезләп куелган.

Шуны да билгеләргә кирәк, биләмә халкы Урындагы инициативаларны яклау программасында актив катнаша. Һәр елда биләмә территориясендә күләмле эшләр тормышка ашырыла.

Узган елда Үрмәт авылында эчәр су линияләре каралып, 350 метр торба алыштырылса, 250 м яңадан салынган. 80 м һәм 40 м ике скважина казылган, ике кое урнаштырылган, бер янгын сүндерү гидранты куелган.

Агымдагы елда әлеге программада катнашып, мәктәп автобусына модульле гараж булдыру күзаллана.

Бердәм Русия сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты чикләрендә Тыпый авылында бер су скважинасы казылган. Агымдагы елда Үрмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләребезгә куелган һәйкәлне яңарту планлаштырыла.

Узган ел биләмәдә халыкның сәламәтлеген кайгырту максатында, Үрмәт авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачыла. Камил Галимов белән Венер Гыйльметдинов су кертеп, юлларын бетоннан эшләгән. Хакимият хезмәткәрләре хатын-кызлары буяу чараларын бердәм булып башкарган. Шундый ук эшләр почта элемтә бүлекчәсендә гамәлгә ашырылган. Тыпый авыл клубында фельдшер-акушерлык пункты заман таләпләренә ярашлы эшләнгән.

“Атайсал” республика программасында биләмә халкы, читтә яшәүчеләр теләп катнашкан. Якташлары Финат Харисов ел саен Урындагы инициативаларны яклау программасын тормышка ашыруда спонсорлык күрсәтә, зиратны төзекләндерүдә ярдәм итә. Шулай ук Радик Хафизов биләмәне төзекләндерүгә лаеклы өлеш кертә.

Шуны да билгеләргә кирәк, Украинадагы махсус хәрби операция игълан ителү белән Үрмәт авыл советы авыл биләмәсеннән патриотлар ил сагына баса. Кызганычка каршы, Рөстәм Җиһаншин һәм Эльвир Якупов яу яланында батырларча һәлак була. Бүгенге көндә 11 яугир дошманнар белән лаеклы көрәшә. Биләмә халкы кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Киләчәктә дә биредә төзекләндерү эшләре дәвам итеп, авылның мөһим проблемалары нәтиҗәле хәл ителер дип өметләнәбез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас