Сәхнә... Бизәлеше буенча тарихта калган иске гасырны хәтерләткән йорт күренеше: мич, кәрәчин лампасы, сандык... Киптерергә элеп куелган әйберләргә, бишеккә карап, йортта бәләкәй бала барлыгы да аңлашыла. Йорт эчендә әни, кыз һәм онык. Алар ни өчендер бик борчулы.
Әйе, борчылырга урын бар икән шул. Чөнки авыл немец солдатлары белән уратып алынган, авыл халкының, шул ук вакытта бала-чагаларның киләчәк язмышы аянычлы. Бу авыр һәм җаваплы эшне башкарып чыгарга хатын-кызларның гына көче җитәр микән? Тамашачы да, артист-укытучылар белән шушы вакыйгалар эченә чорналып, бергәләп чишелеш юлларын эзләгәндәй тоелды.
Караңгы төн уртасы... Тирәякны дошман уратып алган. Котылу юлларын табу бик шикле. Кулында сабый... әтисе, ире сугышта булган Вера бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, авыл халкын коткару хакына үзен корбан итә. Бу эшкә бөтен кеше дә батырчылык итә алмый, ә Вера кулына бер савыт кәрәчин алып, немецлар тупланган урынга ут төртә. Урманга качып китәр өчен башкаларга юл ача. Ә ана йөрәге баласының юклыгына ышана алмый, аны туган йортында ул гомер буе көтәргә риза. Көтә... тик...
Шушы урында залда тынычлык урынлашты. Кемдер тере калгандыр, дип өметләнсә, кемдер Вераның батырлыгына таң калды, ә кемдер күз яшьләрен сөртеп куйды.
Укытучы булырга хыялланган, сугыш тәмамлангач аны тормышка ашырырга теләгән Вера (Әлфия Гатауллина), аның әнисе Анна Михайловна (Гөлназ Семенова), магазинга киткән арада, кайтуына өй шартлау аркасында юкка чыкканлыгын, хәтта бәләкәй генә баласы булганлыгын исенә төшереп кайгырган Маша (Ирина Әхмәтҗанова), 9 көн генә кияүдә булып калган Тоня (Сәрия Макарова), барысы өчен борчылып, ничек тә ярдәм итәргә тырышкан авыл хатыны Люба (Гүзәл Йосыпова) - шушы гүзәл затлар үзләренең чыгышы аша сугыш вакытындагы авыр тормышны гына күрсәтеп калмады, ә шул ук вакытта, хатын-кызларның батырлыкларын, тәвәкәллекләрен ачып бирде.
Әйе, Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә югалту, кайгы алып килгән сугышларның берсе. Аның батырларын һәркем истә тота, хөрмәтли. Киләчәктә сугышлар кабатланмасын, дигән теләктә яши бүген һәр кеше. Ә укытучылар үз чыгышларында үткәннәрне онытмаска, ә бүгенгене кадерләргә кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерде.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.