Яхшы уңыш алу өчен әзерлек хәстәрен - орлыклар, савытлар, кассеталар, торф чүлмәкләре һәм таблеткалар, туфрак һәм өстәмә яктырту өчен приборлар (фитолампалар) сатып алырга кирәк. Пакетлы орлыклар кулланылышка кертелгән селекция казанышларының дәүләт реестрына кертелергә тиеш. Кибеттән туклыклы туфрак, бакчадан тирес кушарга була. Паразитлардан котылу өчен аны җылы марганец эремәсе белән эшкәртү файдалы.
Орлыкларны туфракка утырту, кагыйдә буларак, февраль ахырында башкарыла. Әмма үсемлекнең төре, аның иртә, соң чәчелә торган сортлары булу сәбәпле, төгәл вакыты күп факторларга бәйле.
Мәсәлән, ачык туфракта үстерелгән помидорның иртә сортлары орлыкларын март ахырында утырта башлыйлар. Алар гадәттә 7-8 нче көнне үсентеләр бирә. Бераз соңрак урта сортлыларны, арытаба соңрак өлгерә торган орлыкларны утыртырга мөмкин. Ябык туфрак өчен мартның икенче яртысында утырталар. Помидор орлыкларын туфракка утыртканчы чәчүнең оптималь вакыты - 55-60 тәүлек.
Болгар борычын февраль ахырында, туфракка чыгарып утыртканчы 65 тәүлек алдан чәчәләр. Алар 2-3 атна чамасы чыга. Үсентеләр җылылыкка таләпчән, шуңа күрә аларны үсеш стимуляторлары белән эшкәртергә һәм үстерергә киңәш ителә. Баклажаннарны да үсеш стимуляторы белән эшкәртү яхшы була. Чәчкәч, беренче үсентеләре 7-14 көннән соң барлыкка килә.
Кәбестә җылылыкка таләпчән түгел, шуңа күрә республикада ак кәчән иртә сортларының орлыкларын якынча 20-25 мартта, уртачаларын март ахырыннан апрель уртасына кадәр, соңракларын апрельнең беренче һәм икенче декадасында утырталар. Брокколи һәм төсле кәбестә утырту өчен иң яхшы вакыт – март ахыры-апрель башы, туфракка утырканчы 60-65 көн алдан чәчәләр. Орлык җылыда яхшы үсә, әмма үсеп чыккач ук аларны салкын урынга күчерергә кирәк, югыйсә үсентеләр озынга сузыла.
Кыяр орлыкларын апрельдә чәчә башлыйлар. Теплица сортлары өчен уңай вакыт - март ахыры, ачык туфрак өчен билгеләнгән үсемлекләр - апрель ахыры.
Шулай ук җиләк культуралары да үстерергә мөмкин. Шунысын да истә тотарга кирәк: аның орлыклары озак шыта, үсентеләре бик нечкә, зәгыйфь була, күп игътибар таләп итә.
Февраль аенда лобелия, бакча гвоздикасы, кыр җитене, петуния, бегония, сальвия, фиалка, шулай ук башка бер һәм күпьеллык чәчәк культуралары чәчүгә керешергә мөмкин.
Айзат Муллагазиев, Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.