Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
7 февраль 2024, 09:30

Язгы кыр эшләренә әзерлек

Язгы кыр эшләренә әзерлек

Язгы кыр эшләренә әзерлекЯзгы кыр эшләренә әзерлек
Язгы кыр эшләренә әзерлек

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре баш инженерларының һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларының семинар-киңәшмәсе үтте.

Район хуҗалыкларында 2024 елның язгы кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Кичә «Илишевская сельхозтехника» җәмгыяте базасында 2024 елның язгы кыр эшләренә техника әзерләү буенча семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада катнаштылар:

-район администрациясе башлыгы Илдар Мостафин;

-авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Нәбиев;

-авыл хуҗалыгы идарәсе, Илеш районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре;

-ремонт предприятиеләре җитәкчеләре, урынбасарлары һәм запас частьләр белән тәэмин итүчеләр;

-авыл хуҗалыгы предприятиеләре баш инженерлары һәм механиклары;

-крестҗян-фермер хуҗалыклары башлыклары.

Киңәшмә барышында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау буенча сораулар каралды. Шулай ук узелларны ремонтлау, ремонт-техник предприятиеләрдә агрегатларның алмашу фондын булдыру, сыйфатлы запас частьләрне вакытында сатып алуны оештыру буенча карарлар кабул ителде. Семинарда ремонт барышын оештыру, ремонт эшләрен үткәргәндә куркынычсызлык техникасы үтәү һәм районның һәр хуҗалыгында механизаторларны аерым укыту кирәклеге турында сораулар каралды.

Техника һәм запас частьләр белән тәэмин итүчеләр вәкилләре үз продукцияләрен, тәэмин итү шартларын һәм бәя сәясәтен тәкъдим иттеләр.

Чыганак

Язгы кыр эшләренә әзерлек
Язгы кыр эшләренә әзерлек
Язгы кыр эшләренә әзерлек
Язгы кыр эшләренә әзерлек
Язгы кыр эшләренә әзерлек
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас