Башкортстанда яшәүче һәркем, мөгаен, аның шәхесенә карата күңелендә олы ихтирам һәм хөрмәт, җылы тәэссоратлар, республиканы ул җитәкләгән чорга бәйле якты хатирәләр саклыйдыр.
1993 елның 12 декабрендә Мортаза Гобәйдулла улы республика халкы тарафыннан Башкортстан Республикасының беренче Президенты итеп сайланды. Ул бу югары вазифага зур хуҗалык итү тәҗрибәсе туплап килде. Шуңа да һәр тармакта эшләр барамы, барысы да тәртиптәме, күзалланган планнар тормышка ашырыламы – ул барысын да контрольдә тотып, карап, тикшереп торырга омтылып эшләде. Район һәм шәһәр биләмәләренең ничек яшәвен үз күзләре белән күрергә теләп, кайвакыт ярты көн эчендә меңнәрчә чакрым аралар үтте. Мортаза Гобәйдулла улы Башкортстанны иң катлаулы, бер формациядән икенчесенә күчеш чорында егерме ел дәвамында җитәкләде, республиканы, аның халык хуҗалыгын һәм күпмилләтле халкын заман авырлыкларыннан мөмкин булганча курчалап, төбәкне үстерүгә бөтен көчен һәм тырышлыгын салып эшләде.
Бергә эшләгән иптәшләре хәтерләвенчә, һәрвакыт белешүдән, аның кайда туып-үсүе, әти-әнисе, ничек эшләве белән кызыксынудан башлар булган. Бу аның яхшы тәрбия алуы, балачак елларының авыр булуы, тормышны тирәнтен аңлавы турында сөйли.
М.Г.Рәхимов республикага җитәкчелек иткән чорда аның социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертте.
Башкортстан илебезнең алдынгы, федераль бюджет доноры, куәтле нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе, сәнәгать, машина төзелеше һәм энергетика, аграр җитештерү үсешкән төбәкләрнең берсенә әверелде. Аның ярдәме белән дистәләгән яңа предприятиеләр ачылды, йөзләгән социаль объектлар төзелде, шәһәр һәм районнарның юл, инженерлык инфраструктурасы шактый яңартылды, торак төзелеше, масштаблы газлаштыру һәм торак пунктларын төзекләндерү җәелдерелде. Республиканың мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, сәнгать, спорт үсешендәге казанышлары Мортаза Гобәйдулла улы исеме белән бәйле. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә дәүләт һәм туган телләргә ярдәм өчен шартлар тудырылды, эре милли-мәдәни берләшмәләр, Башкортстан Халыклары ассамблеясе оештырылды, республика халыкларының беренче корылтайлары һәм съездлары үткәрелде. Аның җитәкчелегендә “УРАЛ” Хәйрия фонды бик мөһим социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырды. Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен М.Г.Рәхимов I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен”, Русия Федерациясе Халыклары дуслыгы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары Русия Федерациясе Президенты, Русия Федерациясе Хөкүмәте, Русия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының Мактау грамоталары, Русия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатлары, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Халыклар дуслыгы”, Салават Юлаев орденнары, шулай ук күп кенә ведомство, чит ил һәм иҗтимагый бүләкләр белән бүләкләнде. Аңа “РСФСРның атказанган рационализаторы”, “Башкорт АССРның атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исемнәр бирелде, Уфа, Стәрлетамак һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарының шәрәфле шәхесе иде. Мортаза Гобәйдулла улы дәүләт эшлеклесе, федераль дәрәҗәдәге җитәкче, стратегик фикер йөртү сыйфаты, дөрес карарлар кабул итү сәләте, шул ук вакытта аралашуда ачык булуы, гади кешеләр проблемаларын хәл итүгә йөз тотуы белән аерылып торды. Мортаза Гобәйдулла улы үзенең фидакарь тырыш хезмәте белән республикада һәм аннан читтә тирән хөрмәткә лаек булды. Башкорт халкының бөек улы, эре дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, республиканың күренекле җитәкчесе һәм республика патриоты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.