2024 елның 2 февралендә Илеш районы Тәҗәй авылында Башкортостан республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау хезмәте үзәге начальнигы Радик Гәрәев һәм янгыннарны профилактикалау инструкторы Венер Гаязов җитәкчелегендә янгын куркынычсызлыгы буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинар барышында кешеләрнең янгында һәлак булуларын кисәтү буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Республикада янгын хәле элеккечә киеренке булып кала.
Янгынның төп сәбәпләре:
-ут белән саксыз эш итү;
- электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм мич белән җылыту кагыйдәләрен бозу.
Башкортостан республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кисәтә:
Хөрмәтле республика халкы!
- өйдә тәмәке тартмагыз;
- электр челтәрләрен артык йөкләмәгез һәм җитешсез электр приборларын кулланмагыз;
- мичне ягу вакытында караучысыз калдырмагыз;
- балаларны караучысыз калдырмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!