Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 февраль 2024, 06:30

Бердәмлек белән көчлебез

Русия Федерациясе Президенты игълан иткән Гаилә елы гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, җәмгыятьтә аның ролен арттыруга һәм илдә демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бердәмлек белән көчлебезБердәмлек белән көчлебез
Бердәмлек белән көчлебез

Әлеге ел рамкаларында районда байтак чаралар планлаштырыла. Бу җәһәттән Гаилә елы Илештә старт алды. Район мәдәният сараенда узган «Дус халык - көчле Русия» концерты шуңа ачык мисал.

Районның иң яхшы иҗат коллективлары башкаруында җырлы-биюле чыгышлар сәхнәне гөрләтеп торды, ә тамашалар залында халык күплегеннән утырырга урын да юк иде. Концерт программасы бай һәм эчтәлекле әзерләнүе белән бер сулышта үтте, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашып, чыгыш ясады.

Район мәдәният сараеның фойесында район тарих-туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган күргәзмә каршы алды. Ул Башкортстан Республикасының беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка багышланган «Илештә-эштә»исемле фотокүргәзмә булды. Фотокүргәзмә үз эченә 40 фотокартинаны ала, аларда беренче президент Илеш районына эш визиты белән килгән вакытлары бар. Күргәзмәне һәркем кызыксынып карады, бөек шәхесне якты хатирәләр белән искә төшерде.

Ильфира ФИДАИЛОВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИИНА фотосы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас