Балалар да Ватаныбызга һәм туган телебезгә карата сөю һәм ихтирам, милләтара татулык, дуслык тойгысы тәрбияләү, республика турында төшенчә бирү, туган ил турында белемнәрне арттыру - учреждениенең төп бурычы булып тора. Аны Югары Яркәйдәге икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре ата-аналар белән берлектә уңышлы тормышка ашырып килә.
Биредә Республика, башкорт теле һәм милли костюм көннәренә багышланган эчтәлекле чаралар уздырыла. Аларда катнашу балаларның үзүзләрен тоту, сәләтләрен ачу өчен олы тәҗрибә булып тора. Мәсәлән, төрле музыка уен коралларында уйнау, кызлар башкаруындагы башкорт халык биюләре һ.б. балаларны патриотик рухта тәрбияләүнең бер өлеше ул. Мәктәпкә әзерләнү төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбияче И.Сәләхова) үткәргән чара моңа ачык мисал булып тора.
Сюжетлы, рольле һәм дидактик уеннарга бик зур урын бирелә. Бу нәниләргә бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. “Минем гаилә”, “Минем туган ягым”, “Минем кече туган ягым”, “Халкым гореф-гадәтләре” кебек темаларга сөйләшүләр үткәрелә. Күптән түгел беренче уртанчылар төркемендә (Н.Сибәтова) “Балаларны башкорт халкының көнкүреше, горефгадәтләре белән таныштыру” темасына оештырылган сөйләшү моны дәлилләп тора.
Бүгенге көндә ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең алда торган бурычларының берсе – тормышка әзер булган, Ватанына ихлас күңелдән бирелгән гражданин тәрбияләү. Моның өчен атааналар, педагоглар лаеклы өлеш кертергә тырышабыз.
Гөлшат ГӘРӘЕВА, балалар бакчасының ата-аналар комитеты әгъзасы.