Семинарны муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров ачып, Кужбахты авыл биләмәсе башлыгы Азат Йосыпов авыл тормышы һәм үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
Әлеге авыл советы 4 авылны берләштерә: Кужбахты, Тәҗәй, Гремучий Ключ, Восток. Барлыгы 800 ләп халык яши. Соңгы елларда авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү буенча байтак бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылган. Урамнарны яктырту системасы модернизацияләнгән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәл төзелгән, мәктәп ремонтланган, чүп түгү контейнеры мәйданчыклары төзекләндерелгән. Монда шулай ук янгын депосы эше җайга салынган, ә кышкы уеннар өчен хоккей тартмасы урнаштырылган.
Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе Урындагы инициативаларны яклау программасында ел саен актив катнашып килә. Шул рәвешле, Кужбахты авыл мәдәният йорты һәм балалар бакчасы, су белән тәэмин итү системасы ремонтланган, Кужбахты урта мәктәбенең тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, эчә торган су системасы төзекләндерелгән, “МТЗ-81.1” трактор сатып алынган. Агымдагы елда да шушы программада катнашып, Тәҗәй авылына яңа су линияләре уздыру планлаштырыла.
Семинарда катнашучылар урындагы биләмәнең юлларын, урамнарны яктыртуны, зиратларны, җәмәгать территорияләрен һәм контейнер мәйданчыкларын карады, биредәге янгын депосында һәм «Тимергасим» мәчетендә булды. Киңәшмәдә авыл биләмәсе башлыклары фикер алышты һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Бу көнне авыл халкының көтеп алган шатлыгы – фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы да булды. Ул “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән. Кужбахты һәм Тәҗәй авыллары арасында урнашкан яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырта, уңайлаштыра. Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгы учредителе Илдар Шәяхмәтов катнашып, изге теләкләрен юллады.
Традицион рәвештә кызыл тасма киселгәч, кунаклар бинаның эченә үтте. Әлеге фельдшеракушерлык пунктының мөдире Гөлназ Гәрәева биредәге кабинетлар белән таныштырды, авыл халкы исеменнән урындагы, район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белдерде.
Бәйрәм уңаеннан концерт оештырылып, район мәдәният сараеның үзешчән сәнгать осталары җырмоңнары белән чыгыш ясады.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Автор фотолары.