Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 февраль 2024, 06:15

Мәдәният учакларыннан халык өзелми

Мәдәният учакларының эшчәнлеге районыбызда яшәүче халыкның ялын оештыруга, аның бай традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән ...

Мәдәният учакларыннан халык өзелмиМәдәният учакларыннан халык өзелми
Мәдәният учакларыннан халык өзелми

Бүгенге көндә районның мәдәният тармагы 3 муниципаль бюджет учреждениесе эшен берләштерә, аларның составында 83 мәдәният учреждениесе: район мәдәният сарае, 49 авыл мәдәният йорты, район тарих - туган якны өйрәнү һәм Муса Гәрәев музейлары, 30 китапханә, балалар сәнгать мәктәбе эшли.

Бүлекнең отчет җыелышында район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиевның докладыннан күренүенчә, узган елда мәдәният учреждениеләренә ремонт ясау һәм материаль-техник базаны ныгыту буенча күп кенә эшләр башкарылган. Әйткәндәй, Дөмәй, Иске Кыргыз, Карабаш, Йонны, Иләкшиде, Лаяшты, Исәмәт авыл мәдәният йортларында косметик ремонт үткәрелгән; Анач, Аккүз, Йонны авыл мәдәният йортына сәхнә киемнәре сатып алынган; алып баручылар өчен костюмнар тегелгән, район мәдәният сарае иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары тегелгән; район конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүчеләрнең бүләк сертификатларына газон кискеч, микрофоннар, тавыш көчәйтүче колонкалар сатып алынган.

«Уңайлы мохит» республика программасы кысаларында гражданнарның мобиль төркемнәре өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең керүен тәэмин итү өчен ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеена субсидия бүлеп бирелгән. Бу җәһәттән бинаны өлешчә капиталь ремонтлау, шулай ук 731 мең сумлык махсус җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

2023 елда Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча районның 3 проекты районның мәдәни - ял итү учреждениеләре файдасына узган. Тәҗәй, Краснояр мәдәният йортларында капиталь ремонт һәм җылыту системасы алыштырылган. Мари-Мәнәвез мәдәни учагы бинасын газ белән җылытуга күчерелгән.

«Бердәм Русия» партиясенең «Эшлекле гамәлләр» партия проектын тормышка ашыру кысаларында республика һәм урындагы бюджетлар исәбенә Анач авыл клубында ремонт эшләре башкарылган, Кадер авыл мәдәният йортына музыкаль җиһазлар сатып алынган, керү ишеге куелган, Теләкәй авыл клубында ремонт үткәрелгән. «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында башкарылган эшләрнең гомум суммасы 447 мең сум тәшкил иткән.

2023 елда барлык мәдәниял итү учреждениеләре яшьләр арасында бөтен ил буенча мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Пушкин картасы» Бөтенрусия мәдәни программасын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Бүгенге көндә районда 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге 1040 яшь кеше карта иясе. Проектта районның барлык мәдәният учреждениеләре җәлеп ителгән “Пушкин картасы» буенча 140 мәдәни-ял чарасына, спектакльләргә, очрашу кичәләренә 6 мең 900 сумлык, тематик экскурсияләргә 1 млн. 800 мең сумлык билет сатылган.

Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, 2023 елда учреждениеләрнең төп эшчәнлеге билгеләнгән чараларны тормышка ашыруга, балалар һәм яшьләр белән эшләүгә, мәгълүмати мөмкинлекләрне киңәйтүгә, районда мәдәниятне арытаба үстерүгә юнәлтелгән. Узган елда «Кече Ватаныбыз өчен файдалы эшләр елын ачу», «Туган ягым сине җырлыйм!» дигән район фестивале, БРның атказанган артисты Хәлит Фатыйховның юбилей концерты, “Ул бит кичә иде” дигән спектакль премьерасы, “Башкорт язы” хәрби-патриотик концерты, өлкән буын кешеләренең “Яратам сине тормыш” республика сәнгать иҗаты фестивале, “Ауаз” башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгатенең ачык күп жанрлы фестивале, мәктәп вальсы - 2023, Сабантуй бәйрәменә багышланган концерт, Бөек ватан сугышы ветераннары көненә, Яшьләр көненә багышланган чаралар, “Мин Сөн кошы!” халык шагыйре Р.Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе уздырылган, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашканнар.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм аларның коллективлары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала, безнең районны лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итә. Әйтик, «Дуслык хороводы»нда, «Вой келян» төбәкара фестивалендә, «Куделя» халык вокаль ансамбле Троица фестивалендә, «Акбузат» үрнәкле хореографик ансамбле Санкт-Петербург шәһәрендә «Призвание-Артист» халыкара фестиваль-конкурсында катнашкан һәм башкорт биюе белән Гран-ПРИ алган.

2023 елда «Иҗади кешеләр» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәдәни-ял итү учреждениеләре буенча төрле юнәлешләр буенча 17 кеше укыту һәм квалификация күтәрү курслары узган. «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» номинациясендә иң яхшы мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк алуга конкурста Сүлте мәдәният йорты танылган.

Төп докладка кушылып сөйләүчеләр – район мәдәният сарае директоры Рәис Хәбибов, «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Айгөл Якупова, М.Гәрәев исемендәге кинотеатр мөдире Илгиз Нуртдинов, Илеш тарих - туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Гәрәева, М.Гәрәев музееның фәнни хезмәткәре Фәридә Нурыйәхмәтова үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов катнашып, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас