Илеш районы ветеринария хезмәте тарихыннан.
1936 елда беренче ветеринария дәваханәсе төзелә. Медикаментлар, биопрепаратлар, дезсредстволар белән тәэмин итү «Башзооветснаб» аша башкарыла, диагностик тикшеренүләр Бакалы ветлабораториясендә үткәрелә. 40-нчы елларда бары тик атлы транспорты гына булган, әмма әкренләп җиһазлану үзгәргән, 50-нче елларда “ГАЗ- 51” автомашинасы бүлеп бирелгән. Шулай ук беренче тапкыр районда район ветеринария дәваханәсе каршында ветеринария хезмәткәрләрен әзерләү буенча өч айлык курслар эшләгән.
1958-1959 елларда 5 ветеринария участогы һәм 5 ветеринария пункты оештырыла. 70 нче елларда терлекләрнең баш саны арту сәбәпле, өстәмә рәвештә 3 тармак участогы һәм ветпункт ачыла.
1972 елда хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәтү эшендә ирешкән уңышлары өчен районның ветеринария хезмәте республикада 1 урынны ала һәм күчмә Кызыл Байрак һәм “ГАЗ-69” автомашинасы белән бүләкләнә. 1977 елда ветеринария станциясенең һәм ветеринария лабораториясенең яңа биналары төзелә.
Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте ветеринария станциясе, ветеринария лабораториясе, диагностика, ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге, 4 ветеринария дәваханәсе һәм 4 ветеринария участогыннан тора. Район ветеринария хезмәте 22 авыл советына, 87 торак пунктка, 12 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 50дән артык крестьян-фермер хуҗалыгына һәм дүрт меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
Коллективны 39 кеше, шул исәптән 33 ветеринария белгече тәшкил итә. Районның ветеринария хезмәте 12 берәмлек автотранспорт, шул исәптән 2 берәмлек дезинфекцияләү өчен машина бар.
Эпизоотиягә каршы чаралар үткәргәндә тулы колач алуга ирешү өчен учет кирәк. Шул максатта районда барлык хайваннарга идентификацияләү үткәрелә һәм “Регагро” электрон системасына кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу тире асты чиплары кертелә, аларны махсус сканерлар белән укырга мөмкин, ә шәхси йортларда биркалар тагыла.
Ел дәвамында район буенча барлыгы 34 меңнән артык документ рәсмиләштерелде. ФГИС “Меркурий” системасында 1567 хуҗалык субьекты теркәлгән.
Район халкын ветеринария-санитария ягыннан сыйфатлы терлекчелек һәм басучылык продукциясе белән тәэмин итү кысаларында сөт, ит, яшелчә, бал һәм башка продуктларга барлыгы 1606 экспертиза үткәрелде. Районның өч сую пунктында 2513 баштан артык терлек чалынды һәм азык өчен тикшерелде.
Лаборатория-диагностика бүлеге 2020 елда җиде район лабораториясенең берсе аккредитация буенча федераль хезмәттә (ФСА) аккредитация узды, 2022 елда ул расланды. Бу биш йогышлы авыру буенча тикшеренү нәтиҗәләре Русия Федерациясенең бар территориясендә гамәлдә дигәнне аңлата.
Шулай ук елдан-ел ветеринария хезмәтенең матди-техник базасы яхшыра, яңа җиһазлар, лаборатория приборлары сатып алына, автопарк яңартыла, төзекләндерү, җылыту системаларын алыштыру буенча эшләр башкарыла, лаборатория биналарының фасады төзекләндерелә. Бюджет субвенцияләре вакытында үзләштерелә, матди запаслар һәм чыгым материаллары сатып алына. Бу максатлар өчен узган елда 1013460 сумнан артык җылыту элементлары алыштырылды, 159968 сумлык салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү торбалары алыштырылды, тикшеренүләр үткәрү өчен 467960,62 сумлык химик реактивлар һ.б. алынды.
Тотрыклы һәм нәтиҗәле эш башкаруга карамастан, киләчәктә күп нәрсәләргә ирешәсе бар, чөнки тормыш бер урында тормый, елдан-ел законнарда яңа үзгәрешләр барлыкка килә, яңа авырулар ачыклана, аларны дәвалауның яңа ысуллары булдырыла. Шуңа бәйле рәвештә ветеринария хезмәте алдына эпизоотик иминлекне тәэмин итү, вак йорт хайваннарын идентификацияләү һәм стерильләштерү, ветеринария объектларына яңа закон таләпләрен кертү, хайваннарның продуктлылыгын һәм җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелә торган хезмәтләрне яхшырту кебек зур бурычлар куела.
Безнең хезмәткәрләр югары профессионализм белән аерылып тора, теләсә нинди шартларда алар кешеләргә һәм хайваннарга ярдәмгә ашыга, үз һөнәрләренә тугры кала.
Азамат РАХМАНОВ, “Илеш ветеринария станциясе” ДБУ начальнигы.