Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 февраль 2024, 06:30

Тәҗрибәле һәм абруйлы

Мөхәммәтнур ӘХМӘТОВ коллектив уңышларына һәм казанышларына, гомумән, районның ветеринария хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертә.

Тәҗрибәле һәм абруйлыТәҗрибәле һәм абруйлы
Тәҗрибәле һәм абруйлы

Башкорт авыл хуҗалыгы институ-тында үз белгечлеге буенча һөнәр үз-ләштергән М.Әхмәтов тирән белемгә ия һәм аларны эштә оста куллана. Ул бик җаваплы һәм таләпчән ветеринария табибы. Эшләгән ел-ларында хезмәттәшләре белән үзара дустанә мөнәсәбәт формалаштыра. Профилактика эшен җентекләп һәм вакытында оештыру, фән казанышларын, алдынгы тәҗрибәне һәм терлекләр авырулары белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларын өйрәнү һәм практикага кертү исәбенә М.Әхмәтов барлык дәвалау - профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны вакытында, оешкан төстә һәм сыйфатлы үткәрә.

Югары белемле белгеч утыз тугыздан артык ветеринария хезмәтендә эшләп, үз белемнәрен практикада нәтиҗәле куллана. Үзенең бай тәҗрибәсен ул яшь белгечләргә, студентларга җиткерә. Аның улы да ветеринария табибы белгечлеге алып, бүгенге көндә Наил Куйбышев ис. кооперативта баш ветеринария табибы булып эшли.

М.Әхмәтовның күпьеллык намуслы хезмәтен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты бәяли.

Хезмәткәр бүген дә көч һәм энергия белән тулы, актив, үз фикерләрендә мөстәкыйль һәм тотрыклы. Аның хезмәт активлыгы күпләр өчен үрнәк булып тора.

Рәвил ФӘТТАХОВ, диагностика бүлеге мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас