Әйткәндәй, хәзер стоматология бүлмәсе янында дер калтырап утыручы берәүне дә күрмәссең, чөнки заманча җиһазлар һәм эш алымы бернинди авыртусыз һәм сызланусыз дәвалану үтәргә, протез куйдырырга, теш алдырырга мөмкинлек бирә.
Тешләр сәламәт булсын өчен, стоматологлар елына ике тапкыр табибка күренергә, шул исәптән авыз куышлыгы гигиенасын үтәргә, дөрес тукланырга, бигрәк тә зарарлы гадәтләрдән баш тартырга киңәш итә. Ә тешләре еш бозыла торган кешеләргә елга дүрт тапкыр профилактик тикшерү узарга кирәк.
Район үзәгендә теш клиникалары күп булуга карамастан, халык район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегенә күбрәк өстенлек бирә. Заманча җиһазландырылган якты бүлмәләрдә эшләргә барлык мөмкинлекләр дә бар, шәһәрнекеннән һич калышмый дияр идем. Коридорда алдан язылу буенча килгән һәркем үзенең чиратын бүлмәләр янына куелган эскәмияләрдә көтә.
Медицина ярдәмен сорап килгән пациентларга карата игьтибарлы табиблар, үз чиратында, вазифа-бурычларын намуслы башкара, вакыт белән исәпләшмичә, авыруның хәленә кереп, аны белем-осталыгын кулланып дәвалый. Бүгенге көндә бүлекчә мөдире, табиб стоматолог-терапевт Альбина Уразаева җитәкчелегендәге үз һөнәре осталарын туплаган коллективта югары белемле 8 табиб-стоматолог эшли. Стоматологхирурглар Роберт Ганеев һәм Илдар Дәүләтшин, стоматолог-терапевт Зилә Шәяхмәтова, терапевт кабул итүендә гомум практика табиб-стоматологлары Гөлнара Дудочкина һәм Энҗе Мирзаһитова һәр пациентының хәленә кереп, уртак тел һәм күңеленә юл табып, дәвалап җибәрә. Тәҗрибәле белгечләр арасыннан Фәнисә Мөхәрләмова, Регина Умурбаева - нәни пациентларның яраткан табибы. Күпләрнең хәтта гаилә докторларына әйләнгән теш табиблары, үз һөнәре осталары Резидә Мөхтәруллина, Шамил Ситников озак еллар эшләү дәверендә илешлеләрнең абруен һәм ихтирамын яулады. Энҗе Әюпова 2020 елдан башлап Югары Яркәйдәге 4нче, Т.Рахманов ис.урта мәктәпләрдә «Взлетай» белем бирү проектының «Сәламәт елмаю» модуле буенча ачылган стоматология кабинетында укучыларны кабул итә.
Югары категорияле өлкән шәфкать туташы Илмира Сәхапова, шулай ук аның җитәкчелегендә эшләгән, табибларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булган, инструментларның чисталыгы, стерильлеге, карточкаларның дөрес тутырылуына зур җаваплылык белән караган шәфкать туташлары Гөлмәрьям Сәлимгәрәева, Светлана Сорокина, Гүзәлия Миңнеголова, Чулпан Бәдертдинова, Гөлнара Галимәрданова, Зирина Габдрахимова, Айгөл Шәйхетдинова, Алина Басыйрова хезмәте мактауга лаек. Бар килгән пациентларны регистратор Фларида Рамазанова һәрвакыт якты йөзе белән каршы алып торса, бүлектәге чисталык өчен җаваплылык Регина Муллагалиевага, Наилә Сәлимовага, фильтр постта температура үлчәп тору Рина Әхмәтовага йөкләтелгән. «Безнең коллективта табиблар яки урта медицина персоналы булсынмы, кешелекле, үз эшенең осталары хезмәт сала, алар белән горурланмау мөмкин түгел. Чөнки заман алга барган саен теш дәвалау өлкәсендә яңа ысуллар килеп чыгып тора. Без берберебез белән тату эшлибез. Иң мөһиме, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Хәлил кызы ярдәменнән ташламый. Дәвалау өчен мөмкинлекләр, якты, уңайлы кабинетлар, яхшы җиһазлар өчен без аңа зур рәхмәтле», -ди бүлек мөдире Альбина Әнәс кызы.
2023 елда бүлекчә табиблары тарафыннан 25123 пациент, шул исәптән 9242 бала кабул ителгән. Беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрдән 7162 кеше дәваланган. Шулай ук биредә ел саен 1, 2, 10, 15, 16, 17 яшьтәге балаларга - диспансеризация, йөкле хатын-кызларга профилактик караулар, Түбән Яркәйдәге лицейга, коррекцион мәктәпкә чыгып, укучыларга, шулай ук хәрби хезмәткә алынучыларга санацияләр уздырыла. Атна саен дүшәмбе көнне табиб-стоматолог Дөмәй авыл табиблык амбулаториясенә чыгып, пациентларны кабул итә, анда әлеге төбәк кенә түгел, якын-тирә авыллардан да киләләр.
Район халкына хезмәт күрсәтүче, барлык табиб-стоматологларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрик итәбез. Авырту тоеп килгәннәрнең йөзләренә елмаю, сәламәтлек бүләк иткән өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, авыр һәм җаваплы, тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Лилия ЙОСЫПОВА.