Уку йортына нигез салынганнан бирле 23 меңнән артык белгеч чыгарылган. Колледж дәүләт лицензиясе нигезендә 6 һөнәр һәм 3 белгечлек буенча эшче кадрлар әзерли. Уку учреждениесенең Бакалы һәм Чакмагыш авылларында ике филиалы бар. Ел саен колледжда 900 гә якын студент белем ала.
Биредә теоретик белем алу һәм сайланган һөнәр буенча практик күнекмәләрне үзләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең колледж 10 гектар мәйданны биләгән студентлар шәһәрчеген хәтерләтә. Биредә «Пешекче эше», «Ветеринария», «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Йөк машинасы йөртүчесе», «Кирпеч салу», «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенцияләре буенча заманча остаханәләр булдырылды, заманча тренажерлар, лаборатория комплекслары сатып алынды. Колледжның 720 урынлык уку корпусы, 140 урынлык ашханәсе, 2 спорт залы, стадион, спорт мәйданчыгы, котельный, теплица, уку хуҗалыгы һәм студентлар өчен яшәү урыны бар.
Шәхеснең тулы, гармонияле үсеше, ялын оештыру өчен колледжда барлык кирәкле шартлар тудырылган. 5 спорт секциясе, 8 кызыксыну түгәрәге эшли, аларда 182 укучы шөгыльләнә. Колледж студентлары үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында актив катнаша. Учреждение «Халык» исемен йөртүче «Йэйгор» бию ансамбле, «Ядкарь» фольклор коллективы белән дан тота.
Практик дәресләр алып бару өчен колледж заманча җиһазлар һәм машиналарның тулы комплекты белән тәэмин ителгән. Практик йөртүне үткәрү өчен колледж территориясендә автотрактодром бар. Узган ел колледжда «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча остаханә ачылды һәм укучыларны заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә туры китереп практик әзерләү өчен “Кировец К-525 Премиум” тракторы сатып алынды.
Башкорт аграр-технология колледжы “Мәгариф” милли проектының “Яшь профессионаллар” федераль проекты гранты; һөнәри белем бирү оешмаларының матдитехник базасын модернизацияләү максатларында Башкортстан Республикасы бюд жетыннан субсидияләр формасында Башкортстан Республикасы башлыгы гранты иясе булып тора.
Узган елда студентлар Русия Федерациясе Хөкүмәте стипендиатлары булды. Шулай, Айнур Ситдыйковның һәм Динар Разетдиновның уңышлары һәм казанышлары югары бәяләнде.
А.Ситдыйков - 3 курс 6 нчы төркем студенты. Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастерына укый. Уку отличнигы Бөтенрусия, республика конкурсларында актив катнаша, шулай ук студентлар советы рәисе булып тора, барлык иҗтимагый чараларда активлык күрсәтә:
-Мин үз һөнәремне бик әһәмиятле һәм мөһим дип саныйм, яз көне без үз төркемебез белән чәчү эшләрендә актив катнашабыз. Яхшы тракторчы теләсә нинди тракторларда эшли белергә, аларны ватылуларсыз хезмәтләндерергә тиеш, чөнки мул уңыш алу нәкъ аңа бәйле. Безнең районда заманча колледж булуына мин бик шат,анда иң кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр,- ди ул.
Динар Разетдинов 2 нче курс 14 нче төркем студенты эретеп ябыштыручыга укый. Яхшы укучы буларак, тикшеренү проектларында катнашырга, колледжның, районның спорт чараларында актив катнашырга, призлы урыннар алырга өлгерә:
-Иң кирәкле һәм мөһим һөнәрне сайлавыма ышанам, чөнки хәзерге дөнья тулысынча металлга таяна. Ул булмаса, биек биналар, машиналар, кораблар төзеп булмый. Кыскасы, бөтен җирдә кулланыла - көнкүрештә, сәнәгатьтә, төзелештә. Шуңа күрә эретеп ябыштыручылар һәрвакыт кирәк булачак, - дип әйтә Динар тулы ышаныч белән.
Чыннан да, эретеп ябыштыручы һөнәре буенча белем алучы студентлар практикада төрле ысулларны куллана белә. Безнең актлар залында алар яңа китап стендлары, киштәләр ясады. Колледжда эретеп ябыштыручыга укырга башка республикалардан да киләләр.
Әйе, эретеп ябыштыручы һөнәре күп кенә производствода кирәк, шуңа күрә белгечкә биналар һәм корылмалар төзү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, машина төзелеше, нефтьгаз сәнәгате яки авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче предприятиеләргә эшкә урнашу авыр булмаячак.
Аскар Аллаголов - республика Башлыгы стипендиаты, 3 нче төркемнең 2 нче курс студенты. Ул үз үлчәү категориясендә призер һәм Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә билбау көрәше буенча спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
Спортта гына түгел, укуда да уңышлы, отличник һәм төркем старостасы булып тора. Аскар гомум төзелеш эшләре мастеры белгечлегенә укый:
-Сайлаган төзүче һөнәре һәрвакыт кирәк, аннан практик файда зур булачак. Киләчәк хезмәтемнең чын нәтиҗәсен күрү теләге белән янам,- ди ул.
Безнең колледжда гомум төзелеш эшләре мастерына укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. «Кирпеч салу” компетенциясе буенча остаханә таш кисү станогы кебек кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылды. Ел саен төзелеш объектлары саны артуын исәпкә алсак, төзүче киләчәк һөнәре дип ышаныч белән әйтергә була.
Гомумән, студентлар, киләчәктә әзерлекле белгечләр булып эшкә урнашу, хезмәт базарында ихтыяҗлы һәм конкурентлыкка сәләтле булу, максималь белем, күнекмәләр алу өчен зур мөмкинлек ала.
Раил ГОМӘРОВ, Башкорт аграр-технология колледжы директоры.