Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 февраль 2024, 06:15

Күңеле гел изгелектә

Гаиләсе, якыннары өчен салган күңел җылысы, игътибарлылыгы, гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлавы, уңган, сабыр холык лы, туган җанлы булуы белән күпләргә үрнәк ул.

Күңеле гел изгелектәКүңеле гел изгелектә
Күңеле гел изгелектә

Тормышның катлаулы баскычлары аша үтәргә туры килсә дә, сынмаган, сыгылмаган. Нинди генә вакытларда да кешелек сыйфатларын югалтмый яши алган әнә шушы кеше - минем әнием (бианам) Фәния Гаскәрова. Күптән түгел ул үзенең 75 яшен билгеләде. Шушы гомер арасында күпме юллар үтелгән, күпме сулар кичелгән, күпме изгелекләр кылынган, күпме эшләр башкарылган...

Шаран районы сылуы – хөрмәтле бианам, әниебез Фәния Солтан кызы Туймазы медицина училищесын тәмамлап, юллама белән Илешкә эшкә килә. Беренче елларында Аккүз авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшли, ә инде биатам – Әдип Сәетмәгърүф улы Гаскәров белән гаилә коргач, район үзәк дәваханәсенә күчә һәм лаеклы ялга чыкканчы һөнәренә дә, коллективына да тугры кала. Баштагы еллары балалар бүлеге белән бәйле булса, 29 ел гомерен поликлиникага багышлый. Вазифасы да нинди бит әле – өлкән шәфкать туташы. Коллективның зурлыгы хакында сөйләп тә торасы юк. Табиблар, медицина хезмәткәрләре – авыру төренә карап, һәрберсенең үз таләбе, үз бурычы. Әниебез Фәния Солтан кызы әнә шуларны аңлап, һәрберсе белән уртак тел табып эшли. Шуңа күрә хезмәттәшләре арасында ихтирам яулый, төрле инстанцияләрнең Мактау грамоталарына лаек була. Коллективы бүген дә ветеран апаларын хөрмәт белән искә ала.

Лаеклы ялга чыккач, Югары Яркәйдәге икенче спорт мәктәбендә (бассейн) лаборант булып эшли. Биредә дә зур тәҗрибәгә ия булган әнием сынатмый. Һөнәрен зур җаваплылык, төгәллек белән башкара.

Әтиебез белән 2 бала үстерәләр, белем бирәләр, аларны эшсөяр итеп тәрбиялиләр. Кызлары Луиза гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши, Фәрит белән 2 балага - Диана белән Шамилга гомер бирделәр. Уллары – минем тормыш иптәшем Эльвир да, әниәтисенә охшап, тырыш. Нәкъ ир-егеткә хас булганча, йорт салды, гаилә корды, ике ул – Эльдар белән Ильнарның үстердек.

Әниебез эшләгән дәвердә ничек уңган булса, бүген дә шушы сыйфатларын югалтмады – һәрвакыт үз алдына ниндидер максатлар куя, яңалыкка омтыла һәм аларны тормышка ашыра. Өйдә пөхтәлек, матурлык булдыру – характерының үзенә генә хас бер матур ягы. Йорт эчендәге һәр нәрсә аның зәвыгы белән сайлап алынып, оста куллары белән урнаштырылган. Ә нур чәчеп торучы гөлләр! Пешергән ризыклары да үзенә генә хас тәме белән аерылып тора. Шушы ук матурлык, кулларының маһирлыгы җәен бакчаларына – яшелчәҗимешләргә, чәчкәләргә күчә.

50 елдан артык бергә гомер кичерде өлкән Гаскәровлар. Шушы дәвер эчендә шатлыгы да, борчуы да булгандыр. Кызганычка каршы, әтиебез өч ел элек мәрхүм булды.

Еллар үткәч, үзебез дә олыгая барган саен әнинең киңәшләренә мохтаҗлыгыбызны, безнең өчен гел яхшылык кына эшләргә әзер икәнен ныграк аңлый барабыз. Шуңа да әниебез яшәгән нигезгә зур теләк белән киләбез, чөнки балаларын, оныкларын, оныкачын сагынып көтеп торучыбыз барын беләбез, сөенәбез.

Якыныбызны юбилее белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иң якын кешеләренең хәстәрен, ихтирамын тоеп яшәвен телибез.

Киленнәре Гөлназ ГАСКӘРОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас